Музыка һәм рәсем (ИЗО) буенча бердәм дәүләт дәреслекләрен әзерләүне 2028 елда тәмамлау планлаштырыла

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов 27 апрельдә сәнгать (дөнья мәдәнияте) буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын тантаналы ачу чарасында катнашты. Е.М. Примаков исемендәге гимназиядә узачак олимпиада турларында илнең 77 төбәгеннән 322 укучы катнашачак.

Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, РФ Мәгариф министрлыгы башлангыч һәм төп гомуми белем бирү өчен музыка һәм рәсем сәнгате буенча бердәм дәүләт дәреслекләрен әзерләүне дәвам итә. Аларны әзерләүне 2028 елда тәмамлау, ә 2031 елда уку процессына кертү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International