Казан федераль университетында икенче ел рәттән «Фәнгә адым» конкурсы уздырыла. Ул югары уку йортының студентлар фәнни җәмгыятьләре кысаларында иң яхшы яшьләр фәнни проектларын ачыкларга һәм аларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Оештыручы — КФУның Гыйльми-тикшеренү эшчәнлеге идарәсе.
Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәдә конкурсның йомгаклау этабы — студентлар коллективларының фәнни проектларын тәкъдим итү (презентацияләрне яклау) чарасы узды. Проектларны яклау өч юнәлеш буенча үтте: «Табигый фәннәр», «Инженерлык һәм техник фәннәр», «Социогуманитар фәннәр».
"Фәнгә адым" конкурсы безнең институтларны һәм яшь перспективалы тикшеренүчеләрне берләштерә. Проектларны яклау кызу бәхәсләр белән үрелеп барды, студентлар конкурс комиссиясенең сорауларына тулы җаваплар бирделәр, үз идеяләрен һәм аларны тормышка ашыру юлларын актив якладылар.