Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинның мәгариф өлкәсендәге артык бюрократик йөкләмәне киметүгә юнәлтелгән инициативасын хуплый.
«Заманча һәм уңайлы эш шартлары тудыру, кирәксез хисаплардан һәм административ процедуралардан азат итү — укытучылар эше сыйфатын күтәрүгә мөһим адымнар. Без бу мәсьәләгә аерым игътибар бирәбез. Мәсәлән, укытучылар әзерли торган документлар исемлеге биш пунктка кадәр кыскартылды. Моннан тыш, Министрлык тарафыннан педагогик хезмәткәрләрнең эш вакыты озынлыгы нормалары расланды», — дип аңлатма бирде РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов.
Россия Мәгариф министрлыгында билгеләп үтүләренчә, укытучыларга өстәмә йөкләмә башка дәүләт органнары һәм оешмалары тарафыннан килгән сораулар аркасында туарга мөмкин һәм нәкъ менә шуның белән көрәшергә кирәк.
Россия Мәгариф министрлыгы хисапларны тәртипкә китерү һәм бюрократик йөкләмәне киметү буенча системалы чаралар күрүне дәвам итәчәк.