Усад прогимназиясендә «Смотр строя и песни»муниципаль конкурсы узды. Чара Җиңү көнен бәйрәменә багышланган иде һәм ул районның иң яшь патриотларын бергә җыйды.
Смотрда Лаеш районының 6 балалар бакчасы катнашты: «Алтын ачкыч» (Золотой ключик), «Әкият» (Сказка), «Акыллы балалар» (Умные дети), «Умка», «Айтишка» һәм Усад прогимназиясе. Балалар бик яхшы әзерлек, сафта бердәм йөрү, сугыш еллары җырларын белүләрен һәм тантаналы марш күрсәттеләр. Һәр балалар бакчасы патриотизм һәм бабаларыбызның батырлыгына хөрмәт белән сугарылган программа тәкъдим иттеләр. Яшь катнашучылар яхшы физик әзерлек һәм марш атлап йөрү осталыгын гына түгел, Бөек Ватан сугышы тарихы турында белемнәрен де күрсәттеләр.