28 апрельдә Мәскәүдә «Белем бозваткычы» җиденче сезон халыкара фәнни-мәгърифәтчелек проектына рәсми старт бирелде — 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентлары арасында конкурс сайлап алуы игълан ителде. Проект җиңүчеләре «50 лет Победы» атом бозваткычында Төньяк котыпка экспедициядә катнашачаклар. Теркәлү сайтта 25 майга кадәр ачык.
Проект «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Җиденче сезонда катнашучылар өч тематик юнәлеш буенча ярышачаклар: «Эзләнүче» («Искатель»), «Иҗат итүче» («Создатель») һәм «Мастер». Экспедициядә беренче тапкыр илебезнең барлык федераль округлары вәкилләре катнашачак. Сайлап алуның финалы 2026 елның июнендә Мәскәүдә узачак, анда Россиянең һәр сигез федераль округыннан икешәр команда очрашачак. «Белем бозваткычы» экспедициясе 2026 елның августына планлаштырылган.