Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Стипендиягә генә яшәп буламы?
2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Россия Федерациясендә стипендия түләүне РФ Хөкүмәтенең 2001 елның 27 июненнән гамәлгә кергән «Белем алучыларны стипендия белән тәэмин итү һәм башка төрле ярдәм күрсәтү буенча типлаштырылган кагыйдәнамә кабул итү турында» 487 нче карары регламентлаштыра. Стипендияне көндезге бүлектә укучылар гына ала.
Академик стипендия беренче уку семестрында барлык беренче курс студентларына да бер үк күләмдә түләнә. Академик стипендиянең суммасын һәр уку йорты үзе билгели, шулай да югарыда телгә алынган кагыйдәнамәдә минималь баскыч күрсәтелгән. Россия вузларында студентларның стипендиясе – 1200 сумнан, ә урта махсус белем бирү учреждениеләрендә укучыларныкы 400 сумнан да азрак булырга тиеш түгел. Икенче семестрдан стипендия узган сессия нәтиҗәсенә карап, ягъни имтиханнарны «4»ле- «5»легә тапшыручыларга гына түләнә башлый. Семестр буе яхшы укыган, әмма сессияне бер-ике «3»ле белән ябучыларга да стипендия түли башлау турында сөйләшүләр булган иде. Тик РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге тәкъдимне гамәлгә ашыруны кирәк санамады. Имтиханда «3»ле алучылар стипендиясез калачак.
Бюджеты мөмкинлек бирсә, уку йортының бик яхшы укыган яисә вуз тормышында актив катнашкан студентларга өстәмә стипендия түләү хокукы бар.
Социаль стипендия социаль ярдәмгә мохтаҗ булучыларга түләнә. Кагыйдәнамә буенча, бу төр стипендиягә хокуклы студентлар исемлеге мондый:
– ятимнәр һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калучылар – 23 яшькә кадәр;
– I һәм II төркем инвалидлар;
– Чернобыль һәлакәтендә яки радиация куркынычы булган башка очракларда зыян күрүчеләр;
– сугыш хәрәкәтләре инвалидлары һәм ветераннары;
– гаиләдә бер кешегә уртача керем яшәү минимумыннан азрак булучылар.
Әлеге стипендияне алу өчен, деканатка яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегеннән белешмә алып килеп бирергә кирәк.
Социаль стипендиянең күләмен шулай ук уку йорты билгели. Минималь сумма – 1650, максималь сумма – 15 мең сум.
Көндезге бүлектә белем алучы, шуңа өстәп еллык аттестацияне уңышлы узган аспирантларга – 6 мең, техник һәм табигать фәннәре буенча диссертация язучы докторантларга 10 мең сум стипендия каралган.
Моннан тыш, аерым кешеләрнең, шул исәптән РФ Президенты стипендиясе дә бар.
Россиядә «Оксфорд Россия фонды» хәйрия оешмасының стипендиясе дә популяр. Ул гуманитар, социаль һәм икътисади фәннәр буенча белем алучы сәләтле студентларга бирелә. Археология, тарих, сәнгать тарихы һәм теориясе, культурология, дөнья әдәбияты, сәясәт, хокук, психология, социология, филология, фәлсәфә, икътисад, этика һәм этнология юнәлешләре буенча укучылар бу стипендиягә дәгъва кыла ала. Фонд Россиянең 21 вузы белән хезмәттәшлек итә. Алар арасында Татарстанның бер генә югары уку йорты – Казан (Идел буе) федераль университеты гына бар. Республиканың башка вузларында белем алучыларга Оксфорд стипендиясе каралмаган.
Яхшы укысаң, шуңа өстәп, уку йорты тормышында һәм җәмәгать эшләрендә дә актив катнашсаң, берьюлы берничә төр стипендия алырга, димәк, «үз акчаңа» гына да яшәргә була.
Шахри Казан материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Татарстанның югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләре нә илкүләм проектлар буенча 3,2 млрд сум акча тотылган
Татарстанның университетлары һәм фәнни учреждениеләренә 2025 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган яңа илкүләм проектлар буенча 3,2 млрд сумга якын акча тотылган.
Татарстан мәктәпләре космоска багышланган «Белем» квизына кушылды
Татарстанның 1,5 мең мәктәбендә “Гагарин атналыгы” кысаларында “Белем” Россия җәмгыятенең тематик квизы узды.
Фальков Казанда студентлар стартапларына 3 млн сумга кадәр грант ярдәме бирергә тәкъдим итте
РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков студентлар стартапларына 3 млн сумга кадәр грант бирергә тәкъдим итте.
9
апрель, 2026 ел
Татарстанның 150 дән артык чыгарылыш укучысы йомгаклау иншасын резерв срогында язды
8 апрельдә Татарстан Республикасында 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен инша (изложение) язуның өстәмә этабы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз