Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Ятим балаларга вузларга керү ташламалары – озак көтелгән һәм кирәкле закон проекты
2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген РФ Дәүләт Думасы депутатлары “РФдә мәгариф турында”гы Федераль Законның 108 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын карадылар.
Яңа закон проектында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга вузларга бакалавриат һәм специалитет программалары буенча ташламалы шартларда керү хокукы карала. Закон проекты 2013 елның 13 декабрендә беренче укылышта “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль законга һәм “Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм буенча өстәмә гарантияләр турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” гы исеме белән кабул ителде.
Документта, 2017 елның 1 гыйнварына кадәр ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар билгеле квота нигезендә, бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга керә ала. Аларга бары тик керү имтиханнарын уңышлы тапшыру шарты куелуы әйтелә.
ТРдан Дәүләт Думасында депутат, РФ Дәүләт Думасы мәгариф комитеты әгъзасы Илдар Гыйльметдинов сүзләренә караганда, бу озак көтелгән, үз вакытында кабул ителгән кирәкле закон проекты. “Соңгы елларда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалардан вузларга ташламалы шартларда керү буенча мөрәҗәгатьләр саны артты. Димәк, аларның уку теләге һәм югары белем алу теләге бар. Бу факт куандыра. Шуңа күрә, Россия Дәүләт Думасының мәгариф комитеты һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы депутатларга ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга укырга кергәндә ташламаларны кайтаруны тәкъдим итте”, - дип билгеләп үтте ул.
“Әлегә мондый шартларны 3 елга кертергә тәкъдим итәбез. Бу яңалыкның абитуриентлар арасында ничек кулланылуын аңлау өчен кирәк. Ятим балаларга уку авыррак икәнлеге сер түгел. Аларның күбесе беренче яки икенче сессиядән соң уку йортларыннан төшеп кала. Шуңа күрә вәзгыятьне өйрәнү һәм чаралар күрү өчен вакыт була. Ятим балалар өчен вузларда бушлай әзерлек бүлекләре булу, вузда уку системасына ияләшү өчен яхшы мөмкинлек булып тора”, - дип ассызыклады депутат.
Закон проектында специалитет программасын тәмамлаучылар, конкурс нигезендә, магистратурада укуын дәвам иттерү дә каралган. Бу бакалавриат, магистратура һәм специалитетларга бүлгәнче югары белем турында диплом алучыларга кагыла, дип аңлатма бирә парламентарий пресс-секретары.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Татарстанның югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләре нә илкүләм проектлар буенча 3,2 млрд сум акча тотылган
Татарстанның университетлары һәм фәнни учреждениеләренә 2025 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган яңа илкүләм проектлар буенча 3,2 млрд сумга якын акча тотылган.
Татарстан мәктәпләре космоска багышланган «Белем» квизына кушылды
Татарстанның 1,5 мең мәктәбендә “Гагарин атналыгы” кысаларында “Белем” Россия җәмгыятенең тематик квизы узды.
Фальков Казанда студентлар стартапларына 3 млн сумга кадәр грант ярдәме бирергә тәкъдим итте
РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков студентлар стартапларына 3 млн сумга кадәр грант бирергә тәкъдим итте.
9
апрель, 2026 ел
Татарстанның 150 дән артык чыгарылыш укучысы йомгаклау иншасын резерв срогында язды
8 апрельдә Татарстан Республикасында 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен инша (изложение) язуның өстәмә этабы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз