Нурлатның 51 еллык коррекцияләү интернат-мәктәбенә 37,7 млн. сум акча бүлеп бирелә

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Нурлат муниципаль районындагы коррекцияләү интернат-мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак. 37 млн. 758 мең сумлык капиталь ремонт эшләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аша, план нигезендә, алып барылачак. Мәктәптә төзекләндерү эшләре якын көннәрдә башланачак.
Подрядчылар алмашыну һәм план булмау нәтиҗәсендә, ремонт эшләрен бераз кичектерергә туры килгән. Әлегә төп бинада укулар барганга күрә, эшләрне мастерскойлардан башлаячаклар. Уку йортына - 51 ел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International