Татарстанда иң яхшы югары уку йортлары укытучыларын ачыклыйлар

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, югары уку йортларында белем бирүче иң яхшы укытучыларын ачыклау нисбәтеннән, республика күләмендә конкурс үткәрә. Конкурста вузларда кимендә 10 ел укыткан, төрле вазифа биләгән, гыйльми дәрәҗәсе булган, узган елларда үткәрелгән конкурсларда җиңү яуламаган мөгаллимнәр катнаша ала. Конкурс ике турда үткәрелә. Беренче тур 2014 елның февраль - апрель айларында вузларда уза. Апрель-май айларында оештырылачак икенче турда беренче турда җиңүчеләр катнаша. Конкурста катнашу өчен материаллар рус яки татар телендә, басма һәм электрон рәвештә җибәрелә ала, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International