Грантның тәмен белүчеләр

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
Чүпрәле районының Кече Чынлы мәктәбендә бер генә укучы да полициядә исәптә тормый, моңа кадәр дә мондый хәлнең күзәтелгәне булмаган. Хикмәт нәрсәдә? Мәктәптә моны балаларның кечке¬нәдән хезмәт белән тәрбияләнүеннән һәм спорт белән мавыгуыннан күрәләр. Ике ел рәттән “Дәрестән соң мәктәп” проектында республика грантын отулары да моңа бер дәлил булып тора.
Беренче елда “Яшь яшелчәче” проекты, икенче елда картинг юнә¬леше буенча грант отканнар. Билгеле булганча, әлеге проект мәк¬тәптән тыш түгәрәкләр эш-чәнлегенә бәйле. “Моңа кадәр кул көче белән яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, мәктәп подвалын тутыра идек. Укытучылар, укучылар җәй буе бакчада көч түкте. Грант акчасына барлык тагылма җайланмалары белән трактор һәм теплица бирелде. Мәктәп коллективы моның өчен Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка рәхмәтле. Инде трактор эшебезне күпкә җиңеләйтәчәк, – ди мәктәп директоры Тәскирә Ибраһимова. – Яз айларында мәктәпкә килгән кунаклар ап-ак башлы кәбестәләр, башка яшелчәләрнең саклануына, подвалның муллыгына сокланып китә. Мәктәп балаларны ел буе шушы ризыклар белән тукландыра”.

Былтыр җитештергән 141 мең 500 сумлык яшелчә, җиләк-җимеш подвалга саклану өчен куелган, ел әйләнәсе балаларга туклану өчен меню белән бирелә. Табыш бигрәк тә карлыганнан керә икән. Алма бакчаларын яңартырга туры килгән, өч ел элек булган салкында 49 алмагачлары өшегән. Кәбестә, кыяр, помидорны тозлыйлар да, салат та ясыйлар. Туклану өчен дәүләт тарафыннан һәр балага бирелгән 5 сум 79 тиен дотациягә мәктәптә җитештерелгән продукцияне, җирле хуҗалык бушлай биргән итне дә кушкач, экологик яктан чиста, тулы кыйммәтле төшке аш ашатып була балаларга. Әти-әниләрдән бер тиен дә акча җыймыйлар. Бу бәя бик көлке булып тоелса да, подвалдагы сыйнигъмәтләрдән әзерләнгән ризыкларны үз күзләрең белән күргәч, моңа бары тик сокланып карыйсың һәм, чыннан да, эшчән коллектив икәненә ышанасың.

Бакчада җитештерелгән продукция бер файда булса, грант акчасы – матди якны ныгытыр өчен менә дигән мөмкинлек. 750 һәм 550 мең сум акча бит ул! Мәктәп быел өченче тапкыр да омтылып карамакчы була. Кем белә, бәлки, отып куярлар. “Грант игълан ителсә, рәсем сән¬гате, дизайн юнәлешен тәкъдим итәчәкбез”, – ди директор. Мәктәп диварларындагы картиналарның күпчелеген укытучылар иҗат иткән. Мондагы педагоглар рәсем ясарга ярата. Директор исә рәсем сәнгате буенча лаборатория булдырырга хыялланып яши.
Спорт өлкәсенә килгәндә, биредә көрәшкә зур игътибар бирелә. 45 ел буе район Сабантуйларында батыр калган көрәшчеләр дә шушы мәктәптән. Ике спорт зал бар. Хоккей, картинг түгәрәкләре эшли. Ике картингта 25 бала шөгыльләнә. Монысы ир-егетләр техниканың җаен белсен өчен эшләнә. Данлыклы “Чынлы” хуҗалыгы хезмәткәрләре заман техникасы белән эш итә. Узган ел шушы төр техникада хезмәт куйган Фәнил Сөләйманов май аенда 75 мең сум хезмәт хакы алса, июнь аенда 120 мең сум акча эшләгән. Эш булганда, хезмәтең бәяләнгәндә, яшьләр авылга кайтачак дигән фикердә тора чынлылылар.

Мәктәп ашханәсендә Икмәк музее да юкка гына оештырылмаган. Ипинең табынга менгәнче нинди юллар узуын, игенчеләрнең күпме маңгай тире түгелгәнен аңлар өчен булдырылган ул. Ә моны аңлаган бала бәрәкәт дигән нәрсәне дә белеп үсәр, шәт.

Мәктәпне тәмамлаган укучылар белем алган уку йортларын быел җиһазлар белән тәэмин итәргә булышканнар. Шунысын да әйтергә кирәк: Камал театры артисты Ринат Таҗетдинов, республикада танылган тәрҗемәче мәрхүм Кыям Миңлебаев, Тинчурин театры артисты Харис Төхвәтуллин, шагыйрә Раушания Арсланова, КФУның мәдәниятара багланышлар һәм филология институты директоры Рәдиф Җамалетдинов укыган мәктәп тә әле бу! Укытучылар биргән белем һәм тәрбия үзен аклый, димәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International