Пензада 22 елдан соң тагын бер татар теле мәктәбе ачылды

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Ял көннәрендә узачак татар теле дәресләре укучыларның яшенә карап 3 төркемгә бүлеп, түләүсез рәвештә укытылачак. Мәктәптә татар телен укырга-язарга өйрәтүдән тыш, татар халык мәдәнияте, җыр-биюләре, йолалары белән дә таныштырып узачаклар.

Пензада бу икенче татар теле мәктәбе. Беренче мәктәп 22 ел элек «Якташлар» дип исемләнгән татар мәдәнияте оешмасы нигезендә ачылып,әлегә кадәр эшләп килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International