Безнекеләр югалып калмас

2014 елның 3 марты, дүшәмбе
Чүпрәле тармак технологияләре техникумында оештырылган яшьләр мәгълүмати-инновацион технологияләр үзәгенә йөрүче балалар үзләре дә шакката, кешене дә шаккатыра белә. Алар 3D принтер, сканер, лазер һәм башка төрле заманча техника ярдәмендә нинди генә әйберләр иҗат итми.
Безне дә гаҗәпләндерделәр. “Ватаным Татарстан” газетасыннан килгәнне белгәч, сезне сюрприз көтә дип, берничә минут эчендә замана машинасында газета исеме язылган линейканы әзерләп тә бирделәр. Беренче курс студенты, механик белгечлеген үзләштерүче Шәке авылы егете Марат Морасов 23 февраль бәйрәменә сеңлесе үтенече буенча танк ясаган. Балалар бәйрәмнәрдә якыннарына кибеттән бүләк эзләп интекми. Гашыйклар көненә йөрәк рәсеме төшерелгән сувенирларның ниндиен генә ясамаганнар. Вертолет, машина, шахмат тактасы, дипломнар, элмә такталар... Иҗат җимешләренең төрлелеге балаларның фантазиясенә бәйле. Кызлар төрле материаллардан, әйтик, күннән сумка теккән. Әти-әниләр дә үзәккә балаларының иҗаты белән танышырга килә икән. Түгәрәктә 80 бала, монда шулай ук студентлар да шөгыльләнә. Директор урынбасары Фәнил Яфизов әйтүенчә, биредә һәркемгә ишекләр ачык. Күрше абзые теләк белдерсә, аны берәү дә кире бормаячак.
Авыл укучыларын автобус йөртә. Шимбә көнне экскурсияләр оештырыла. Бәйгедә катнашып республика күләмендә җиңү яулаучылар да бар. Алар ил-күләм дәрәҗәдәге бәйгеләрдә чыгыш ясарга җыена. Монысы белем өлкәсендәге уңышлар булса, төрле күргәзмәләр оештырудан кергән акча игелекле эшләргә тотыла. Районда әниләргә һәйкәл куярга җыеналар. “Башта балалар белән векторлы графика төзергә өйрәндек. Дәресләрнең теория, практика өлеше бар. Монда туплаган тәҗрибә аларга югары уку йортларында белем алганда ярдәм итәчәк. Медицина, төзелеш дисеңме, кулинариядәме – хәзер бар өлкәдә 3D принтер кулланалар. Безнең балалар югалып калмаячак, – ди Фәнил. – Балаларның математика, геометрияне белүе, шулай ук оста итеп рәсем ясавы кирәк”.

Мондый үзәк республикада унау гына икән. Чүпрәледә аның ачылуын зур вакыйгага тиңлиләр. Районның Радик Волков атлы эшмәкәре, компьютер технологияләре буенча грант отып, шул акчага техник үзәкне оештырган. Биредә Казандагы “Идея” технопаркы белән элемтәдә торалар. Район хакимияте материаллар алу өчен 100 мең сум акча биргән. Әйберләрне органик пыяла, фанер, агач, пластиктан ясарга мөмкин. Моңа кадәр математика-информатика укыткан Фәнил үзе дә уйлап чыгарырга бик оста, алга таба балаларны тагын да катлаулырак әйберләр эшләргә өйрәтергә уйлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International