Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татар теленнән имтиханны - яңача
2014 елның 4 марты, сишәмбе
Быел барлык тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар татар теленнән мәҗбүри тест үзачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов әнә шундый эчтәлектәге боерык имзалады.
Бик күпләр моны зур яңалык - беренче тапкыр һәр тугызынчы сыйныф укучысы татар теленнән имтихан тапшыра икән дип кабул итте. Гамәлдә исә, Татарстанда тугызынчыны тәмамлаганда татар теленнән сынау узу инде күптәннән мәҗбүри куелган. Аны туган тел яки дәүләт теле буларак өйрәнгән барлык укучылар да бирә иде. Быел исә сынауның формасы гына үзгәрә.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа – тест рәвешендә татар теленнән имтихан тапшыруны 2 ел элек үк кертте. 2012-2013 елларда укучылар сынауны ни рәвешле (традицион имтихан яки тест) бирәсен үзләре сайлап алырга тиеш иде. 2012 елда яңа форманы 9нчы сыйныф укучыларының 5,5 проценты, ягъни 2014 үсмер сайлаган иде. Узган елны исә апробациядә 23,3 процент (8627 укучы) катнашты. Быел инде үсмерләргә сайлау мөмкинлеге бирелми – тугызынчыларның татар теленнән белемен бары тест рәвешендә генә тикшерәчәкләр.
Мәгълүм булганча, татар теле имтиханы традицион формада узганда туган (татар) телендә белем алган укучылар – инша элементлары белән изложение, рус телендә белем алган татар телле укучылар диктант яки изложение яза иде. Ә рус телле укучылар билетлар буенча сынау тотты. Имтихан тест формасын алгач та биремнәрнең эчтәлеге, шулай ук аларны башкару вакыты укучының татар телен ни рәвешле өйрәнүенә карап билгеләнәчәк. Әйтик, ана телен татар мәктәбендә өйрәнгән укучы имтиханны 3 сәгать 55 минут эчендә тапшырса, рус мәктәбендә белем алучыларга биремнәрне эшләү өчен 2 сәгать 30 минут вакыт бирелә.
Татар теленнән бердәм республика тесты 29 апрель көнне БДИ тапшыру пунктларында узачак.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Татарстанның 150 дән артык чыгарылыш укучысы йомгаклау иншасын резерв срогында язды
8 апрельдә Татарстан Республикасында 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен инша (изложение) язуның өстәмә этабы узды.
8
апрель, 2026 ел
Илкүләм проектлар буенча Татарстан мәгариф системасына 15 млрд сумнан артык акча җибәрелде
Узган ел федераль бюджеттан Татарстан мәгариф системасына илкүләм проектларга 15 млрд сумнан артык акча җибәрелде.
Рус теле буенча вакытыннан алда тапшырылган БДИ нәтиҗәләре расланды
2026 елның 24 мартында рус теле буенча вакытыннан алда тапшырылган БДИ нәтиҗәләре расланды.
Татарстан Республикасының барлык көллият һәм техникумнарында 2026 ел дәвамында МЭШ системасын гамәлгә кертәчәкләр
Татарстанның барлык көллият һәм техникумнарында бу ел дәвамында Мәскәү электрон мәктәбе системасын (МЭШ) гамәлгә кертәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз