Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Өч телне белсәң генә...
2014 елның 5 марты, чәршәмбе
25 апрельдән 6 июньгә кадәр республика җитәкчелеге Чехиядә “Прага мәктәбе “Сәләт” белем бирү мәктәбе оештырырга җыена. Ни өчен аны нәкъ менә шунда үткәрергә булганнар? Анда яшьләр нәрсә белән шөгыльләнәчәк? Моннан берничә ел элек безнекеләр ул җирлектә белем биреп караган булган. Аның нәти¬җә¬ләре уңышлы дип табылган.
Әмма даими финансланмау аркасында программаны дәвам итү мөмкин булмаган. Республика мәгариф һәм фән министры итеп Энгель Фәттахов билге¬ләнгәч, бу хакта сөйләшү булган, ул әлеге фикерне хуплаган. “Алгарыш” программасы буенча “акыллы баш”¬лар чит илләрнең алдынгы вузларында укып кайтса, бу проект исә яшь¬ләрне командада эшләргә өйрә¬тәчәк. Прага дигәндә, анда “Азатлык” радиосы, безнең журналистлар эшли, соңгы вакытта якташларыбыз активлашкан. “Прага – фәннәрнең, мәдәни багла¬ныш¬ларның куерган урыны. Без¬нең балаларга анда белем алу файдалы булыр дип уйладык. Республика өчен кирәкле белгеч¬ләрне тәрбия¬ләргә җыенабыз. Безгә мәгълү¬мати технологияләр, гуманитар өлкәдә белгечләр, алдынгы журналистлар җитми”, – ди “Сәләт” фондының вице-пре¬зи¬денты Җәү¬дәт Сөләйманов.
Чит илдә уку тәмен белгәннәр туган якларына кире кайтырмы соң? “Гадәттә мондый сорау үзләре генә китүчеләргә кагыла. Бу очракта яшьләр төркемләп бара, алар ул вакыт эчендә бер-берсенә ияләшә, тартыла. Аларда республикага кайтып эшне дәвам итү теләге туачак. Бу – безнең мохитне көчле итә, республикага файда китерә торган проект”, – ди Җәүдәт Шәүкәтович.
Проектта катнашырга теләү¬челәргә рус, татар, инглиз телләрен белү таләбе куела. Белем алучыларны укучы, студентлар, яшь белгечләр арасыннан сайлап алачаклар. “Монда глобаль проектлар турында сүз бармый. Төрле авырлыкларны хәл итү юллары эзләнә. Яшьләр сәясәте, мәктәп идарәсе, икътисад, яшьләр эшмәкәрлеге кебек проектлар турында сөй¬ләшә¬чәкбез. Без ничек эшләргә икәнлеген өйрәтмибез, бергәләп эшлибез”, – ди әлеге программаның директоры Анна Фельдман.
Мәктәп өч этапта оештырыла. Финалга 36 кеше узачак. Катнашырга теләк белдерүчеләр prague¬school.ru сайтына кереп тер¬кәлергә, анкета тутырып, сайлап алу турын үтәргә тиеш. 28 мартта катнашучылар исемлеге билгеле булачак.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча лидерларның берсе булды
Россия Мәгариф министрлыгы 2025/26 уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында иң күп катнашучыларны җибәргән РФ субъектлары, шулай ук финалистлары югары нәтиҗәләр күрсәткән төбәкләр исемлеген төзеде.
Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында өстәл уеннары буенча чемпионат узды
Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта балалар өстәл уеннары буенча «Акыллы уеннар» өченче республика чемпионаты узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Россия Мәгариф министрлыгы имтиханнар чорында саклык чаралары турында кисәтә
Имтихан кампаниясе башланыр алдыннан Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын мошенникларның активлашуы турында кисәтә.
Казанда “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрларының XIII республика фестиваленә йомгак ясаячаклар
20 майда Казанда Ленин исемендщге мәдәни-ял итү комплексында XIII Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз