Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Мәктәпне баегач искә алалар
2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Соңгы берничә елда республикабызда дистәләгән патша сарайларына тиң мәктәпләр калкып чыкты. Сыйфатлы белем алу өчен биредә бар уңыйлыклар тудырылган – үзләре иркен, чиста-пөхтә, матур. Әмма, кызганычка, мондый шартларда уку һәр балага да тәтеми. Меңләгән укучы 30-40 ел элек төзелгән тузган мәктәпләрдә белем алырга мәҗбүр.
Дөрес, 2011 елда башланып киткән мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы шактый гына тузган белем учакларын рәткә китерергә мөмкинлек бирде. Ел саен бу максатларга 2,5 миллиард сум акча бүленә. Шул рәвешле 350дән артык мәктәп үз укучыларын яңарып каршы алды инде.
Әмма, ни генә дисәң дә, дәүләт казнасыннан бүленгән акчаларга гына (алар миллиардлар белән исәпләнсә дә) зур эшләр майтарып, һәр мәктәпне кайгыртып бетереп булмый. Дөрес, җәен ата-аналар ярдәме белән кабинетларга косметик ремонт ясала. Ләкин мәктәпләрнең ямыйсы тишекләре бихисап. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтүенчә, табышлы, акчалы урында эшләүче кешеләрнең ярдәме дә бик кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне үзләренә төпле белем биреп, көндәшлеккә сәләтле шәхес итеп тәрбияләүгә үз өлешен керткән мәктәпләренә даими булышып торырга өнди.
Узган елда республика башлыгы тәкъдиме белән «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе дә старт алды. Бу башлангыч күпләрнең миһербанлы, игелекле, ярдәмчел булуларын күрсәтте. Дөрес, белем бирү йортларына төрлечә булышучылар гомер-гомергә булган. Революциягә кадәр үк мәгариф өлкәсе игелекле татар меценатлары хисабына яшәгән. Аларның акчаларына мәдрәсәләр, мәктәпләр төзелгән. Бубый мәдрәсәсе – шуның ачык мисалы.
Хәзерге вакытта да үз мәктәпләренә даими ярдәм күрсәткән игелекле кешеләр юк түгел. Тик аларның бу изге гамәлләре хакында бөтен республика хәбәрдар булмады. “Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында белем учакларына “җан өрергә” булышучыларның исемлеге Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урын алган, аңың белән һәркем таныша ала.
“Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе дәвам иткән берничә ай эчендә генә дә 135 миллион сум акча җыелган. Үзләре белем алган мәктәпләренә иң зур ярдәм күрсәтүчеләр арасында “Татнефть”, “Әлмәтнефть”, “Нурлатнефть”, “Татавтодор”, ОАО “КМПО”, “Таттелеком” кебек оешма-предприятие җитәкчеләре бар. Шулай, “Таттелеком” генераль директоры Лотфулла Шәрифуллин Казанның 155 гимназиясен төзекләндерү өчен төзелеш материаллары белән тәэмин итеп кенә калмыйча, ремонт эшләрен башкарырга да булышкан. “Татавтодор” генераль директоры исә Актанышның Поисево мәктәбен төзекләндерүгә 5 миллион сумын да жәлләмәгән.
Дәүләт эшлеклеләре үзләре дә бизнесменнарга үрнәк күрсәтә. Татарстан Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Актаныш районы Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбенә 25 мең сум күләмендә спонсорлык ярдәме күрсәткән. ЮХИДИ идарәсе баш инспекторы Рифкать Миңнеханов Саба районының Лесхоз мәктәбенә булышкан, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин шулай ук акция кысаларында иң зур спонсорлык ярдәме күрсәткән 25 кеше исемлегенә кергән.
Үз мәктәпләренә булышучылар арасында мәктәп укучылары ата-аналары, мөгаллимнәр үзләре, хәтта гади пенсионерлар да бар. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк дигәндәй, берәүләр 1 мең сум бирә, икенчеләр 5 капчык цемент белән булыша, мәктәпләрне оргтехника, мультимедиа җиһазлары белән тәэмин итүчеләр дә бар. Аларның һәркайсы балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен заманча шартлар булдырырга ярдәм итеп, үзләре турында яхшы хатирәләр калдыра.
“Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе йөзләгән мәктәпне яңартырга, җиһазларга ярдәм итте. Хәер, бер дә ярдәм күрмәгән мәктәпләр дә бар әле. Акцияне оештыручылар быел да игелеклелек традицияләре дәвам итүчеләр, белем учакларына булышырга әзер мәрхәмәтле, киң күңелле кешеләр табылыр дип ышана.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча лидерларның берсе булды
Россия Мәгариф министрлыгы 2025/26 уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында иң күп катнашучыларны җибәргән РФ субъектлары, шулай ук финалистлары югары нәтиҗәләр күрсәткән төбәкләр исемлеген төзеде.
Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында өстәл уеннары буенча чемпионат узды
Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта балалар өстәл уеннары буенча «Акыллы уеннар» өченче республика чемпионаты узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Россия Мәгариф министрлыгы имтиханнар чорында саклык чаралары турында кисәтә
Имтихан кампаниясе башланыр алдыннан Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын мошенникларның активлашуы турында кисәтә.
Казанда “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрларының XIII республика фестиваленә йомгак ясаячаклар
20 майда Казанда Ленин исемендщге мәдәни-ял итү комплексында XIII Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз