Быел “IT – чемпион” бәйгесендә җиңүче укучыларны гына түгел, актив мәктәпләр, районнарны да бүләкләргә җыеналар. Аларга ноутбуклар, интерактив җиһазлар, мобиль класслар биреләчәк.
2014 елда “Иң актив укучы” номинациясе ике этаптан гына торачак. Моңа кадәр ул өч этапта уздырылган иде. Нәтиҗәләр май һәм декабрь айларында ясалыр дип көтелә. Үткән ел җиңү яулаган укучыларга iPad тапшырылса, быел төп бүләк – ноутбук. Җиңүчеләргә барлыгы 306 ноутбук каралган. Беренче этапта җиңгән укучының икенче этапта катнашу мөмкинлеге дә бар. Бу очракта баллар яңадан исәпләнә башлый. Әмма икенче тапкыр җиңү яулаган укучыларга ноутбуклар бирелми, туплаган балларын алар башка төрле кыйммәтле призларга алыштыра ала. “Иң актив мәктәп” номинациясенә исә нәтиҗәләр мәктәптә белем алучы укучыларның санына һәм аларның күпме балл җыюыннан чыгып билгеләнә. Йомгак декабрь аенда ясалачак. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов белдергәнчә, җиңүче мәктәпләр интерактив җиһазлар белән бүләкләнәчәк. Шулай ук иң актив өч мәктәпнең мобиль сыйныфлар оту мөмкинлеге дә бар. Урынбасар фикеренчә, мәктәпләр өчен бу бик зур бүләк булачак, чөнки мондый сыйныфның бәясе 1 миллион сумга төшә.