WorldSkills Russia эшче һөнәрләр чемпионаты

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Бүген, 14 майда, “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгында (Мәскәү шәһәре) 16-20 майда Казан шәһәрендә узачак WorldSkills Russia II Милли эшче һөнәрләр чемпионатына багышланган пресс-конференция узачак. Журналистларның сорауларына WorldSkills Russia-2014 эшче һөнәрләр чемпионатын оештыручы “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыров, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының ДПО һәм Эшче кадрлар әзерләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Наталия Золотарева, WorldSkills Internationalда Россия Федерациясеннән техник делегат булган Павел Черных, Стратегик инициативалар агентлыгы департаменты, “Яшь профессионаллар” хәрәкәте җитәкчесе Екатерина Лошкарева җавап бирәчәк. Россиянең World Skills International халыкара хәрәкәтендә катнашу, шул исәптән Халыкара чемпионатны 2019 елда Россиядә үткәрүгә заявка бирү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Пресс-конференциядә катнашучылар шулай ук катнашучылар составы, ярышларга кертелгән өлкәләр, халыкара чемпионатта катнашыр өчен Милли җыелманы туплау үзенчәлекләре турында сөйләячәк. Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Russia-2013 I Милли эшче һөнәрләр чемпионаты Тольяти шәһәрендә узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International