Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән БДИ тапшыра

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
29 майда Татарстанның бөтен чыгарылыш сыйныф укучылары да рус теленнән БДИ тапшыра. Аны үткәрү өчен 101 имтихан үткәрү пункты әзерләнгән, шул исәптән 32се Казанда. Әлеге пунктлар икенче мәҗбүри имтихан- математикадан БДИ үткәргәндә дә (5 июнь) кулланылачак. Рус теленнән БДИны 19 меңнән артык укучы тапшыра, аларның биш ярымга якыны Казан шәһәре чыгарылыш укучылары. Быел барлыгы унберенче сыйныфны, кичке мәктәпләрне дә исәпләп, 20 415 укучы тәмамлаган, ә тугызынчы сыйныф укучылары – 36 019. Һәрбер имтихан үткәрү пунктында федераль җәмәгатьчелек күзәтчеләре эшли, шулай ук республика ата-аналар җәмәгатьчелегеннән 150гә якын вәкил катнаша. Рус теленнән БДИ 3 сәгать 30 минут дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International