Бар да балачак өчен!

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Балаларны яклау көне 30 майда ук башланды. Балалар йорты базасында Алабуга муниципаль район башлыгы Емельянов Г.Е. һәм шәһәрнең төп структур җитәкчеләре катнашында киңәшмә булды. “ААЗ” Ачык акционер җәмгыяте җитәкчесе Галимов К.С. тарафыннан балалар йортына бүләкләр – заманча аудио һәм видео аппаратуралар тапшырылды.
1 июнь - балаларны яклау көнендә, беренче имтиханнар бирелгәннән соң тәрбияләнүчеләрне “Алабуга Сити” кунакханәсе җитәкчеләр тарафыннан бүләк көтте. Балалар кунакханә белән таныштылар, бәйрәмгә күңел ачу программасы һәм ресторанда көндезге аш өстәлде. Тәрбияләнүчеләр кунакханә комплексын тәшкил итүче бүлмәләр белән һәм бизнес нечкәлекләре белән таныштылар. Ресторанда өстәл әзерләү һәм этикет буенча “мастер-класс” күрсәтелде. Кунакханәдә балаларның иҗади эшләреннән күргәзмә оештырылган иде, аларны сатудан кергән акчалар тәрбияләнүчеләргә бирелде.
“Алабуга Сити”да истәлекле бүләкләр “Татарстанның бәләкәй принцессалары” бәйгесендә катнашкан Акпарсова Алина һәм Гречнева Юляга тапшырылды.
Кунакханә комплексы “Алабуга Сити”га чакыру балаларны яклау көнендә зур бүләк булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International