Быел Татарстанда һөнәри белем бирү учреждениеләре базасында 5 ресурс үзәге булдырылачак

2014 елның 10 июне, сишәмбе
Бүген IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 52 нче утырышының көн тәртибенә куелган “Хөкүмәт сәгате”нең төп темасы Татарстан Республикасында квалификацияле эшче кадрлар әзерләү системасына багышланган иде. Әлеге мәсьәлә буенча ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады.
Инновацион үсешкә күчү бүген икътисади сәясәтнең төп өстенлеге булып санала, шул рәвешле, көндәшлеккә сәләтле өстенлекләр тууы, эш белән тәэмин итүче таләпләрен канәгатьләндерә алырлык югары квалификацияле кадрларга бәйле булачак. Шул нисбәттән, һөнәри эшче кадрлар булуы зур кыйммәткә ия булуы аңлашыла.
Докладчы әйтүенчә, хәзерге вакытта республикада һөнәри белем бирү челтәре 103 урта һөнәри белем бирү учреждениесеннән, һөнәри белем бирү программалары буенча укыта торган 28 вуздан, 4 башлангыч һөнәри белем бирү оешмасыннан гыйбарәт.
Татарстанның һөнәри белем системасы Россиядә иң эреләрдән санала. Татарстанның 135 югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортында башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча 80 меңнән артык студент укый. Алар барысы да, белем бирү учреждениесен тәмамлагач, бер яки күбрәк эшче һөнәргә ия булачак.
Хәзерге вакытта Татарстанда 103 һөнәри белем бирү оешмасы гамәлдә. 2013 нче елның 1 нче августыннан аларның 75е ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы канаты астына күчкән, элек алар ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары карамагында булган. “Мәгариф турындагы”гы яңа закон нигезендә, башлангыч һөнәри белем квалификацияле эшчеләр һәм хезмәткәрләр әзерләү буенча урта һөнәри белемнең нигезе дәрәҗәсенә әверелдерелгән. Министр ассызыклаганча, бу эшче һөнәрләр абруен күтәрүгә йөз тоткан мөһим корал санала.
Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, республикада хәзерге вакытта икътисадның реаль секторы өчен кадрлар әзерләүче урта һөнәри белем бирү буенча махсуслашкан 61 учреждение гамәлдә. “Министрлык һәм предприятие мәгълүматларына караганда, республика икътисады өчен эшче кадрларга ихтыяҗ 2014 нче елдан алып 2016 нчы елга кадәр елына якынча 22 мең кешене тәшкил итә”, - дип белдерде министр. Тулаем алганда, һөнәри белем учреждениеләреннән чыгарылыш сан ягыннан бу ихтыяҗны канәгатьләндерсә дә, структурасы буенча аңа тәңгәл килеп бетми. Моңа бәйле рәвештә, ТР Министрлар Кабинетының, ТР икътисадының кадрлар әзерләүгә ихтыяҗын фаразлау, югары һәм урта һөнәри белемле кадрлар әзерләүгә дәүләт заказын формалаштыруга яңа регламентны раслау турында карары эшләнгән.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, тармак министрлыклары һәм Югары икътисад мәктәбе белән берлектә, “2014-2020 елларга һөнәри белем үсеше һәм әлеге өлкә хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру” ярдәмчел программасы эшләнгән һәм ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган. Аның нигезендә, 2020 нче елга республика икътисадының алдынгы тармаклары өчен эшче кадрлар әзерләү буенча 25 заманча ресурс үзәге эшчәнлегенә нигез салыначак, учреждениеләрнең лаборатор, матди-техник базалары яңартылачак, һөнәри белем челтәрен информатизацияләү,эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү өстендә эш башкарылачак. “Быел кайбер һөнәри белем бирү учреждениеләре базасында ресурслар үзәген булдыру эше инде башланып китте. Әлеге үзәкләрнең бер үк вакытта кыска программалар буенча квалификацияле эшчеләр әзерлеген алып баручы гамәли квалификация үзәкләре дә булачагы ниятләнә. Быел барлыгы 5 ресурс үзәген булдыру планлаштырыла”, - дип белдерде Энгель Фәттахов. Министр, әлеге үзәкләрнең эшчәнлеген күзаллау өчен, һәркайсына кыскача тукталып үтте.
Энгель Фәттахов билгеләп узганча, Татарстан 2015-2019 нчы елларга “Төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше өчен эшче кадрлар әзерләү” проектын гамәлгә ашыру буенча РФ субъектларын конкурс нигезендә сайлауда җиңүче булган. Алдагы 5 ел дәвамында Татарстан Республикасы һөнәри белем системасын модернизацияләүгә Халыкара реконструкция һәм үсеш банкыннан, ТР бюджетыннан да 400 млн сум акча кушылып финанслауны исәпкә алганда, 1,3 млрд сум күләмендәге финанс чаралары алачак. Аларның төп өлеше матди-техник базаны яңартуга, яңа белем бирү программаларын эшләүгә, кадрларның квалификациясен күтәрүгә юнәлдереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International