Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары төп дулкындагы соңгы БДИны тапшыра

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
11 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары химия һәм җәмгыять белеме фәннәреннән төп дулкындагы соңгы БДИны тапшыра. Җәмгыять белеменнән БДИ сайлап алынган фәннәр арасында иң массалыларның берсе – аны тапшырырга 10 мең 100 укучы теләк белдергән. Химия фәнен исә 2 мең 562 татарстанлы тапшырачак. Җәмгыять белеменнән БДИ 3 сәгать 30 минут, ә химиядән 3 сәгать дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International