Казанда Робототехника буенча Бөтенроссия олимпиадасы уза

2014 елның 20 июне, җомга
21 июньдә 14.30 сәгатьтә Казан теннис академиясендә робототехника буенча Бөтенроссия Олимпиадасы ачылу тантанасы узачак. Чарада РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, РФ массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашачак.
Робототехника буенча Бөтендөнья олимпиаданың программасы белән олимпиада сайтында (http://wro2014.ru/schedule/) танышып була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International