“IТ-чемпион” республика конкурсында 100 меңнән артык мәктәп укучысы катнаша

2014 елның 20 июне, җомга
“ИТ-чемпион” конкурсы 15 мартта башланды. Әлеге вакыт эчендә конкурста 100 528 бала катнашты. Аларның логиннары олыларның uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетында сакланган.
Конкурста иң актив катнашучылар рәтендә Яшел Үзән, Теләче, Арча, Мөслим районнары һәм Казан шәһәре мәктәп укучылары исәпләнә.
Республикада баллар күләме буенча һаман да Теләче урта мәктәбе укучысы Инсаф Шугаепов лидерлардан санала.
Иң актив Топ-10 мәктәпләр исемлегенә Теләче, Тукай, Буа, Яңа Чишмә, Балтач һәм Чүпрәле, Нурлат районнарыннан мәктәп укучылар керде.
Исегезгә төшерәбез, “IT-чемпион” конкурсы кысаларында мәктәп укучылары олыларга Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы хакында сөйлиләр, шәхси кабинетлар белән эшләргә һәм электрон хезмәтләрне түләргә өйрәтәләр. Һәр этап нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районнан өч мәктәп укучысы ноутбуклар белән бүләкләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International