Татарстан мәктәпләрендә ремонт эшләре 20 августтан да соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш

2014 елның 24 июне, сишәмбе
Хәзерге вакытта Татарстанның 30 елдан да «картрак» булмаган һәм капиталь ремонт программасына кергән барлык мәктәпләрендә тулы куәтенә төзекләндерү эшләре бара.
Бүгенге көндә 151 гомумбелем бирү мәктәбенең 8ендә планлаштырылган барлык эшләр дә төгәлләнгән инде. Алар арасында Апас районының – 2, Зәй районының – 2, Лаеш, Тәтеш, Сарман һәм Чүпрәле районнарының берәр мәктәбе бар.
Искәртеп узабыз, әлеге максатларга республика бюджетыннан 2 214 992,5 мең сум акча бүлеп бирелгән. Түбән Кама, Болгар, Саба районының Кызыл Мишә авылы, Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрләренең коррекция мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләренең зур өлеше төгәлләнгән инде. Быел республиканың барлыгы 8 коррекция мәктәбен төзекләндерү күздә тотыла. Объектларны 20 августтан да соңга калмыйча файдалануга тапшырырга ниятлиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International