Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстан Республикасында беренче тапкыр “Болгар-Туган Тел” профильле сменасы үтә
2014 елның 24 июне, сишәмбе
23 нче июньнән башлап 29 на кадәр Болгар шәһәрендә беренче тапкыр “Болгар-Туган Тел” профильле сменасы үтәчәк. Ул уку-укыту, мәдәни һәм иҗади юнәлешләрдә эшлиячәк, палаткалы лагерь тибында ачык һавада узачак. Форумда төрле олимпиада, фәнни конференция җиңүчеләре, интеллектуаль бәйге, иҗтимагый проект, фестиваль лауреатлары һәм башка күп кенә сәләтле 7-11 нче сыйныф укучылары катнаша алачак. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк – катнашучылар Татарстан Республикасының мәктәп укучылары гына түгел, ә Россияның башка регионнарыннан да көтелә. Лагерьның программасы татар мәдәниятын, телен үзләштерүгә, татар телен тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләрендә уңышлы файдалануга, өйрәтүгә юнәлдерелгән.
Профильле сменаның төп максаты булып туган телгә хөрмәт тәрбияләү, татар саклап калу проблемасына игътибар бирү, аны чишү юлларын эзләү тора. Моның өчен махсус рәвештә “Татар теле лаборатория” се эшлиячәк.
Лагерьның уку-укыту программасы 3 тармакка юнәлдерелгән:
1. Лингвистика;
2. ММЧ (Массакүләм мәгълүмат чаралары);
3. Мәдәният һәм иҗат.
Катнашучыларны мастер-класслар, тренинглар, “Уңыш тарихы” темасына төрле танылган шәхесләр белән очрашулар көтә.
Лагерьның программасында уку-укыту сессиялары белән беррәттән, күңел ачу чаралары һәм спорт уеннары да булачак. Шулай ук “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”, “ШТК” уеннары, психологик тренинглар, шахмат, шашка, арм-спорт, өстәл теннисы буенча турнирлар да планлаштырылган. 28 июнь көнне лагерь кысасында Тукай Форумы да үткәреләчәк. Ул “И Туган Тел, и матур тел...” концерты белән тәмамланачак. Форумда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Рәфис Тимерхан улы Борһанов һәм башка күренекле шәхесләр катнашачак.
Профильле лагерьның оештыручылары булып Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе, Казан (Идел буе) Федераль Университеты, Татарстан Республикасының Спас районы һәм Сәләт фонды тора.
Хөрмәтле журналистлар! 28 июнь көнне Массакүләм Мәгълүмат чаралары вәкилләре “Болгар-Туган Тел” форумына, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк – Тукай Форумына чакырылалар. Автобус 28 июнь көнне, сәгать иртәнге 8:00, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе (Бауман урамы, 20 йорт, “Кремль” метростанциясе янында) каршысыннан китәчәк. Кире Казанга кичке 19:00, кичке аш ашаганнан соң кайтып китәчәк. Аккредитация сораулары буенча түбәндәге телефонга мөрәҗәгать итегез: 222-81-93 (Валерия Нестерова).
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
Менделеевск районында СВОда катнашучылар истәлегенә «Герой партасы» ачылды
Эшлекле дүшәмбедә Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров Илнәт мәктәбендә узган истәлекле чара турында хәбәр итте.
Татарстан укучылары — “Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре” буенча гомуми белем бирү мәктәбенең йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призёрлар
“Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре” буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды!
Азнакайда «Росинка» 12 нче балалар бакчасының 50 еллык юбилеен билгеләп үттеләр
Азнакай шәһәренең “Росинка” 12 нче балалар бакчасы үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте.
4
май, 2026 ел
Төбәк этабының 7 меңгә якын җиңүчесе «Профессионаллар» хәрәкәтенең йомгаклау (төбәкара) этабында катнашты
Россия Федерациясенең 32 субъекты мәйданчыкларында «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча чемпионатның йомгаклау (төбәкара) этабы тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз