Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Болгарда Тукай Форумы узачак
2014 елның 27 июне, җомга
28 июнь көнне Болгарда, “Болгар-Туган Тел” профильле сменасы кысаларында, Габдулла Тукай Форумы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борханов, мәдәният, сәнгать һәм фән эшлеклеләре һ.б. катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, 23 июньнән 29 июньгә кадәр Болгар шәһәрендә беренче тапкыр “Болгар-Туган Тел” профильле сменасы үтә. Ул уку-укыту, мәдәни һәм иҗади юнәлешләрдә эшли, палаткалы лагерь тибында ачык һавада уза. Россия һәм Казахстанның төрле регионнарыннан килгән 500 егет-кыз биредә мастер-классларда, тренингларда шөгыльләнә, танылган галимнәр, артистлар, шагыйрьләр, язучылар, спортчылар белән очраша. Форумда төрле олимпиада, фәнни конференция җиңүчеләре, интеллектуаль бәйге, иҗтимагый проект, фестиваль лауреатлары һәм башка күп кенә сәләтле 7-11 нче сыйныф укучылары катнаша. Лагерьның программасы татар мәдәниятын, телен үзләштерүгә, татар телен тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләрендә уңышлы файдалануга, өйрәтүгә юнәлдерелгән.
Профильле сменаның төп максаты булып туган телгә хөрмәт тәрбияләү, татарларны саклап калу проблемасына игътибар бирү, аны чишү юлларын эзләү тора.
Профильле лагерьның оештыручылары булып Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе, Казан (Идел буе) Федераль Университеты, Татарстан Республикасының Спас районы һәм Сәләт фонды тора.
Хөрмәтле журналистлар! 28 июнь көнне Массакүләм Мәгълүмат чаралары вәкилләре “Болгар-Туган Тел” форумына, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк – Тукай Форумына чакырылалар. Автобус 28 июнь көнне, сәгать иртәнге 8:00, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе (Бауман урамы, 20 йорт, “Кремль” метростанциясе янында) каршысыннан китәчәк. Кире Казанга кичке 19:00, кичке аш ашаганнан соң кайтып китәчәк. Аккредитация сораулары буенча түбәндәге телефонга мөрәҗәгать итегез: 222-81-93 (Валерия Нестерова).
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
Менделеевск районында СВОда катнашучылар истәлегенә «Герой партасы» ачылды
Эшлекле дүшәмбедә Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров Илнәт мәктәбендә узган истәлекле чара турында хәбәр итте.
Татарстан укучылары — “Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре” буенча гомуми белем бирү мәктәбенең йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призёрлар
“Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре” буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды!
Азнакайда «Росинка» 12 нче балалар бакчасының 50 еллык юбилеен билгеләп үттеләр
Азнакай шәһәренең “Росинка” 12 нче балалар бакчасы үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте.
4
май, 2026 ел
Төбәк этабының 7 меңгә якын җиңүчесе «Профессионаллар» хәрәкәтенең йомгаклау (төбәкара) этабында катнашты
Россия Федерациясенең 32 субъекты мәйданчыкларында «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча чемпионатның йомгаклау (төбәкара) этабы тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз