Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
“Болгар – Туган тел”дә һәрвакыт җылы мохит!
2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Сменаның өченче көне ахырына якынлаша. Бүгенге көн сәләтле балалар хәтерендә ниләр белән истә калыр соң? Беренче чиратта, әлбәттә, язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, галим, язучы Әнвәр Хәйри, педагогия фәннәре кандидаты Кадрия Фәтхулова, филология фәннәре докторы хатыйп Миңнегулов, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Эльвира Димөхәммәтова белән булган очрашулар хәтерләренә уелып калыр. Әлеге шәхесләр үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты, сәләтле балаларга тагын бер кат татар теленең бөеклеген аңлатты, аларны кызыксындырган сорауларга бик теләп тулы, төгәл җаваплар бирде.
Әнвәр Хәйри очрашу тәмамлангач та, балалр белән аралашты, сәләтле балалар аның дәресеннән соң янына килеп, кабат-кабат рәхмәт әйтте. “Татар яшьләре үзара татар телендә аралашып, татарча кичәләр оештырып, милли темаларга сөйләшүләр алып барсалар, милләт өчен ул яхшы нәтиҗә бирер иде. Минемчә, мәктәпнең соңгы сыйныфларында укучылар өчен гаилә дәресе кертелсә, яхшы булачак. Фәкать үз милләтеңнән булган кеше белән генә гаилә коруның мөхимлеген, балаларыңның теле “әни” дип ачылуның кирәклеген аңлата торган дәрес булыр иде ул. Сезгә, яңа буын яшьләренә, зур өметләр баглыйм. Әлеге проектны сүндерми, алга алып барырга язсын!”, - дип изге теләкләрен җиткерде галим.
Рабит Батулланың дәресе дә балаларга бик ошады. “Ана теленә мәхәббәт, иң беренче чиратта, гаиләдән килә”, - диде ул. “Әти-әни баласына үз телендә эндәшергә тиеш. Шул очракта гына бала ана теленең бөеклеген аңлый. “Болгар – Туган тел” проектының максаты изге. Милләтебезнең затлы буыны шушы мохиттә тәрбияләнә”, - дип белдерде Рабит ага.
Көннең икенче яртысында балалар өчен Ак мәчеткә сәяхәт оештырылды. Әйдаманнары аларга Ислам дине тарихын сөйләделәр. Сәләтле балалар сәяхәттән бик канәгать калды.
Кичен сәләтле балаларны “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены көтә. Көн дәвамында аланнарда әлеге уенда катнашу өчен командалар сайланып алынды.
Кичке аш алдыннан Болгарда кыска вакытлы яңгыр явып үтте. Әмма безне һава торышының еш үзгәреп торуы борчымый. “Болгар – Туган тел” аланында һәрвакыт җылы мохит!
"Сәләт" Медиа-центры
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
Менделеевск районында СВОда катнашучылар истәлегенә «Герой партасы» ачылды
Эшлекле дүшәмбедә Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров Илнәт мәктәбендә узган истәлекле чара турында хәбәр итте.
Татарстан укучылары — “Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре” буенча гомуми белем бирү мәктәбенең йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призёрлар
“Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре” буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды!
Азнакайда «Росинка» 12 нче балалар бакчасының 50 еллык юбилеен билгеләп үттеләр
Азнакай шәһәренең “Росинка” 12 нче балалар бакчасы үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте.
4
май, 2026 ел
Төбәк этабының 7 меңгә якын җиңүчесе «Профессионаллар» хәрәкәтенең йомгаклау (төбәкара) этабында катнашты
Россия Федерациясенең 32 субъекты мәйданчыкларында «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча чемпионатның йомгаклау (төбәкара) этабы тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз