Алабуга балалар йортында юбилей уздырдылар

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Алабуга балалар йорты 2014 елның 25 июнендә талантлы композитор, педагог, фронтовик Н.А.Лихачевның тууына 110 еллыгын билгеләп үтте.
Бәйрәмгә шул чорда тәрбияләнүчеләр һәм коллегалар җыелды. Кичә Алабуга Муниципаль районы башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары Макаров К.Г. сүзеннән башланды. Бәйрәмдә катнашучыларны сәламләгәнннән соң, ул элеккеге һәм хәзерге балалар йортын чагыштырды.
Алга таба Лемешевның элеккеге тярбияләнүчеләре хатирәләрен яңарттылар. Валитова Л.П. башкаруында аның яраткан романслары яңгырады.
Алып баручы күп еллар иңне иңгә куеп, Лихачев Н.А. белән эшләгән пионервожатый Сорокина Нина Федоровна иде. Аның куластында катнашучылар шул чор җырларын башкардылар.
Николай Александровичның “Очалар торналар” җыры да читтә калмады. Үзенең моңсу, якты шигырьләрен шагыйрә, педагог Савина Светлана Николаевна да укыды.
Алабуга балалар йорты администрациясе һәм балалар кунакларны котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Лемешев В.Н. һәм Галахов В.К. балалар йортына багышланган һәм күп истәлекләрне үз эченә алган китабы да бүләккә бирелде. Җыентыкка аларның үз язмышы һәм ил язмышы кертелгән. Балалар фильмнардан һәм өлкәннәр сөйләүләреннән генә белгән аягыч тормыш, бүгенге көндә тәрбияләнүчеләргә бу китап аша ачык күренде. Тарихны шунда катнашучылардан белү яхшырак. Кешедән соң аның турында уй һәм хисләр генә кала. Алар культура һәм эмоциональ фонны тәшкил итә, ул безне тәрбияли. Моннан да мөһимлерәк нәрсә булырга мөмкин?
Кичә “Кызыл кәнәфер” хор ансамбле җыры белән төгәлләнде, бу матур кичәнең темасы “Хатирәләр исән булганда - син исән”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International