Җәйге кампуска Россия югары уку йортларында укучы студентларның иң-иңнәре җыелачак

2014 елның 18 июле, җомга
2014 елның 19-28 июлендә Татарстан Республикасында “Казан” тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында “Президент академиясенең Җәйге кампусы” дип аталган өченче халыкара мәгариф форумы узачак. Әлеге чарада 360 кеше катнашачак. Кампусның төп темасы - “Киләчәк мәгарифе”. Әлеге уку-укыту программасы уникаль форматта оештырылачак. Делегатларга лекцияләр һәм экспертлар катнашында махсус дәресләр тәкъдим ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International