Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
БДИда тест өлеше бетерелә
2014 елның 15 августы, җомга
Бердәм дәүләт имтиханында “бәхет сынаулар”га чик куярга ниятлиләр. Якындагы елларда барлык фәннәр буенча сынау биремнәренең тест өлешен кыскартырга яки бөтенләй бетерергә телиләр. Математика һәм рус әдәбиятында “А” пункты юк ителде инде. Киләсе елда мондый үзгәреш рус теленнән дә көтелә.
Берничә варианттан сайлап алу мөмкинлеге биргән биремнәр укучы белемен күрсәтми дип инде күптәннән әйтелеп килде. Математика һәм рус әдәбияты беренчеләрдән булып тест өлешсез калды. 2015 елда рус теле, ә алдагы елларда барлык башка предметлар “бармак төртеп” сайланучы биремнәр бетереләчәк яки мондый сораулар саны кыскартылачак.
Россия Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов сүзләренчә, БДИ гадел үтсен, ә аның нәтиҗәләре чыннан да укучыларның белем дәрәҗәсен чагылдырсын өчен, сорауга җавапны очраклы рәвештә сайлап алу мөмкинлеге булмаска тиеш.
- Моның өчен бердәм имтихан биремнәреннән тест рәвешендәге сораулар әкренләп юк ителәчәк. Иң мөһиме – бу мәсьәләдә кискен эш итмәскә. Укытучылар да, укучылар да бу үзгәрешләргә күнегергә тиеш, - дип саный министр.
Белүебезчә, быелдан мәктәп тәмамлаучы укучыларны бер төркем үзгәрешләр көтә инде. Алар декабрьдә рус әдәбияты буенча мәҗбүри инша язачак. Монсыз рус теле буенча имтихан тапшыру рөхсәт ителмәячәк. Укучыларга билге өчен кайгырасы юк үзе – иң мөһиме икелегә язмау. Эшләр өчен зачет-незачет кына куелачак. Иншаны уңышсыз язучыларга исә имтиханны икенче тапкыр тапшыру мөмкинлеге биреләчәк.
Интертат.ру
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
2026 елда «Беренче укытучы» (Первый учитель) Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнашучыларны теркәү башланды
«Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсында катнашучыларга читтән торып сайлап алу этабын узарга, һөнәри тестлар тапшырырга, төркемдә эшләп күрсәтергә, шулай ук ачык киңлектә үзләренең һөнәри юллары турында мәгълүмат урнаштырырга туры киләчәк.
«Россиянең ел директоры» Бөтенроссия конкурсы башланып китте
Гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Россиянең ел директоры» Бөтенроссия конкурсының сайлап алу этабының беренче туры башланып китте.
9
май, 2026 ел
Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның Җиңү көне белән котлавы
Кадерле дуслар!
8
май, 2026 ел
Казанда 18нче лицейны тәмамлаган укучылар истәлегенә «Герой парталары» ачылды
Казанның 18 лицеенда махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган чыгарылыш сыйныф укучылары – кече сержант Айрат Садыйков һәм Данил Зариповистәлегенә «Герой парталары» ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз