Болгарның 1нче мәктәбенә эшкә яшь укытучылар килгән

2014 елның 20 августы, чәршәмбе

Соңгы ике елда Спас районының Болгардагы 1нче урта мәктәпкә эшкә 8 яшь укытучы килде.

Мәктәп директоры Надежда Илдарханова белдергәнчә, инициативалы, көчле, яшь белгечләр килгән. Аларның һәрберсе укыту-тәрбия процессына яңалык алып килә һәм күп эшләрдә башлап йөриләр.

“Дәресләрнең күп өлеше уен формасында үтә, күрсәтмә әсбаплар, хәтта мульфильмнар да кулланабыз. Мәктәпне тәмамлаганда балалар үз телләрендә иркен сөйләшә белергә тиеш”,–ди татар филологиясе буенча белем алган Руслан Хәлиуллин.

Шушы ук мәктәптә татар теле укыткан Алия Хәмитова да нәкъ шундый ук фикердә. Ә Наталья Сорокина мәктәптә математика укыта. Ирина Котельникова химиядән белем бирә. Бу мәктәпкә килгәчне Елена Башкирова унике ел Иж-Борискино мәктәбендә башлангыч классларны укыта. Ирина Баландина укучыларны сихри музыка дөньясы белән таныштыра. Физкультура укытучысы Станислав Бырин исә укучыларда сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалый. Тагын бер физкультура укытучысы Максим Кузовкин шушы мәктәпне тәмамлаган. Максим массакүләм ярышлар оештыру традициясен бик хуплый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International