Балтач гимназиясендә IT-класс ачыла. Анда 10 нчы класска баручы укучылар кабул ителә.
Әлеге класс укучылары 2 елга исәпләнгән махсус программа буенча укытылачак. Программалау нигезләреннән тыш, техник дизайн (Corel DRAW, Photoshop и Lightroom), Интернет челтәрендә куркынычсызлык нигезләренә, персональ компьютерны программа һәм аппарат ягыннан тәэмин итү серләренә һәм башка кызыклы күнекмәләргә өйрәтү каралган. Информатика фәне, атнага 4 сәгаттән тыш, 4 сәгать өстәмә электив курс буларак та укытылачак.