Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Энгель Фаттахов: Безнең укучылар чит илнекеннән калышмый
2014 елның 31 августы, якшәмбе
Мәгариф министрлыгы быел ни өчен инглиз телен беренче сыйныфтан ук кертергә булды? Балалар бакчалары буенча рейтинг төзелерме? Имтиханнарны тапшыра алмаган тугызынчы сыйныф укучыларының язмышы ничек хәл ителәчәк? Яңа уку елы якынлашып килгәндә әлеге һәм башка сораулар буенча ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка мөрәҗәгать иттек.
Беренче сыйныфка баручылар арасында тест уздырачакбыз
– Энгель Нәвапович, якынлашып килүче бәйрәмегез котлы булсын. Әмма бәйрәмнән соң җитди эш башлана. Яңа уку елында нинди яңалыклар көтелә?
– Мәгариф өлкәсе ел саен нинди дә булса үзгәрешләр кичереп тора. Бу шулай булырга тиеш дип саныйм. Мәгариф хез¬мәт¬кәрләренең Сабада узган рес¬пуб-лика август киңәш¬мә¬сендә алдагы уку елына яңа бурычлар куелды. Моңа кадәр мәгариф эшчәнлеген 2015 елга кадәрге “Киләчәк” стратегиясенә ни¬гезләнеп оештырдык. Хәзер яңа программа, стратегия булдыру өстендә эшлибез. Моны төзе¬гәндә 2020–2030 нчы елларда чыгарылыш укучысына куелган таләпләр дә күздә тотыла.
Хәзерге вакытта районнарда август киңәшмәләре уза, аларда төрле мәсьәләләр күтәрелә. Алга таба эшне шул нәтиҗәләрдән чыгып оештырырга җыенабыз. Узган уку елы математика фәненә багышланган иде. Математиканы белгәннәргә башка фәннәрне өйрәнү дә җиңелрәк. Бу уку елын Физика елы дип игълан итсәк тә, математика буенча да нәтиҗәләр чыгарырга уйлыйбыз. Чыгарылыш сыйныф укучыларының инглиз теле буенча белемнәре җитмәү дә борчый. Безнең чит ил компанияләре белән уртак проектларыбыз шактый. Ә аны тормышка ашыру өчен, инглиз телен яхшы белергә кирәк. Балалар бакчаларының күбесендә инглиз теле өйрәтелә, әмма мәктәптә ул икенче сыйныфта гына укытыла башлый. Ике арада өзеклек булмасын өчен, быел инглиз теле дәресләрен 1 нче сыйныфтан ук кертергә булдык. Бездә мәктәпкәчә белем бирү буенча районнарның ничек эшләве турында әлегә мәгълүмат юк. Шуңа күрә алар өчен дә күрсәткечләр билгеләп, рейтинг булдырачакбыз. Сабыйларның мәктәпкә әзерлеге без¬нең өчен бик мөһим. Быел тәүге тапкыр беренче сыйныфка баручылар арасында тест уздырачакбыз. Бу исә бакчаларның ничек эшләвен бәяләргә ярдәм итәчәк. Районнардагы мәгариф бүлек¬ләре башлыклары белән беренче мәртәбә аерым күрсәткечләр буенча килешү төзедек. Аларның “йомшак” яклары ел дәвамында контрольдә тотылачак. Укытучыларны аттестацияләү буенча да яңалыклар булачак. Быел ул беренче тапкыр кәгазь боткасыннан башка гына, электрон рәвештә уздырылачак. Аны быел 11 мең укытучы үтәчәк.
Республикада быел 814 яшь укытучы эшли башлый.
– Быел мәктәпләр дәреслекләр белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгән?
– Әлеге мәсьәлә буенча ике ел шөгыльләнәбез инде. Бу яктан проблема юк. Бөтен дәреслекләр дә җитә. Мәктәпләрнең бүген 99 проценты китаплар белән тәэмин ителгән. Әгәр берәр проблема килеп чыкса, “кайнар элемтә”гә җиткерергә мөмкин, без аны хәл итәчәкбез.
– Мәктәпләрдә барлык фән укытучылары да җитәме?
– Педагогларны әзерләүгә аеруча игътибар бирергә кирәк дип саныйм. Бөтен мәктәпләрдә дә яхшы укытучылар җитә дип әйтеп булмый. Бигрәк тә математика, физика, химия, биология укытучылары. Соңгы елларда мәктәпләргә яшь укытучыларның килүе – сөенечле хәл. Республикада быел 814 яшь укытучы (шуларның 482се – югары уку йортларын, 332се – педагогик көллият тәмамлаган) эшли башлый. Яшь белгечләрне җәлеп итү буенча грантларның да файдасы бар. Аны отучыларга биш ел дәвамында 10 мең сум акча өстәмә түләнә. Укытучылар сан ягыннан җитә, әмма сыйфат буенча таләпләргә җавап бирү дә кирәк. Быел укытучы белгечлеген сайларга теләүчеләрнең артуы күзәтелә. Вузларда бюджет урыннарына бер урынга 20 кеше дәгъва кылса, көллиятләрдә бу күрсәткеч 6га җитте. Бу соңгы вакытта укытучыларның хезмәт хакы артуына да бәйле. Педагогларның уртача хезмәт хакы – 33, тәрбиячеләрнеке исә 28 мең сумга җитә. Грант алучылар саны да ике тапкыр күбрәк. Мәгариф өлкәсенә килүче ир-атлар арта бара, бүген алар 12 процентны тәш¬кил итә. Бу яктан да киләчәктә уңай үзгәрешләр булыр дип көтәбез.
4 сыйныфтан соң ук тестлар кертәчәкбез
– Укучыларны БДИга әзерләүгә игътибар артачакмы?
– Быел имтихан нәтиҗәләре узган елдан түбәнрәк булса да, ил буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Аны күпкә га¬делрәк итеп үткәрдек. Киләчәктә БДИ бирү буенча стационар пунктлар булырга тиеш. Имтихан пунктлары бездә йөздән артык. Аларның санын киметеп, сыйфат мәсьәләсенә игътибар бирергә җыенабыз. Укучыларны имтиханнарга психологик һәм белем ягыннан яхшылап әзерләү өчен, 4 сыйныфтан соң ук тестлар кертәчәкбез. Инша кертү хакында мәктәпләргә җиткерелде инде. БДИга репетитор яллап, акча түләп әзерләнү дөрес түгел. Шуңа күрә укучыларны сынауларга мәктәптә яхшылап әзерләргә кирәк.
– Замана укучысына нинди таләпләр куела?
– Стратегия укучының нинди дә булса фәнне генә яхшы белүен түгел, аларны рухи һәм ватан¬пәр¬вәрлек ягыннан тәрбияләүне дә күздә тота. Безнең укучылар белем буенча чит илнекеннән бер дә калышмый. Сингапур, Көньяк Корея, Финляндия, Бөекбритания тәҗрибәсен өйрәнәбез. Тик безнең укучыларга ли¬дерлык сыйфатлары җитеп бетми. Һәр кеше, урта яки югары белем алуына карамастан, әйдәп баручы булырга тиеш. Соңгы вакытта урта һөнәри белем бирү йортларына игътибар артты. Быел тугызынчы сыйныфны 36 мең укучы тәмам-ласа, аларның яртысы техникум, көллиятләргә китте. Урта һөнәри белем бирү йортларында яхшы шартлар тудырылырга тиеш. Республикада хезмәткә өйрәтү буенча ресурс үзәкләре булдырыла. Югары белем алып та, яшьләрнең эш эзләп йөрүе күңелле хәл түгел. Укучылар үзләренең кайда эш¬ләя¬чәген, күпме хезмәт хакы аласын, нинди социаль гарантияләргә ия булуын алдан ук белеп торырга тиеш.
– Быел республикада тугызынчы сыйныф укучылары арасында сынауларны бирә алмаган йөздән артык бала шул ук сыйныфта утырып калачак. Андый укучыларга игътибар артачакмы?
– Алар бездә күп түгел. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы октябрь аенда имтиханнарны кабат тапшыру мөмкин¬леге бирде. Аны уңышлы тап¬шыр-ганнар югары сыйныфка күчә алачак.
– Мәктәпләргә ГТО нормалары кертү буенча эшләр ни¬чегрәк?
– Безнең төбәктә әлеге нормаларны кертү буенча тәҗрибә үткәрелә. Беренче тапкыр ярышлар уздырылды. Укучыларның аларда ничек катнашуыннан, аны ничек тапшыруыннан чыгып нәтиҗәләр ясалачак. Һәр яшь өчен аерым нормативлар булачак.
Урта мәктәптә балалар саны 100 дән ким булмаска тиеш.
– Укучылар аз булган мәктәпләргә нәрсәгә өметләнергә?
– Быел рейтингка беренче мәртәбә бер укытучыга ничә укучы туры килүе турында күрсәткеч керттек. Мәктәп эшчәнлеген икътисадый яктан билгеләү өчен кирәк бу. Мәктәпләрне кыскарту мәсьәләсендә авыл халкы, әти-әниләр фикере исәпкә алынырга тиеш. Районнарда эшлисе эшләр бик күп әле. Әйтик, Питрәч районының бер мәктәбен бер укучы бетергән, ул да аттестатсыз калган. Узган уку елында Мөслим районындагы Сикия тугызъеллык мәктәбендә 9 бала белем алган. Урта мәктәптә балалар саны 100дән ким булган очракта, сыйфат турында нинди сүз булырга мөмкин? 2018 елда урта мәктәпләрдә стандартлар буенча тиешле шартлар тудыру таләп ителә. База мәктәпләрендә капиталь ремонт үт-кәрергә, аларны яхшы җиһазлар, укытучылар белән тәэмин итәргә кирәк. Башлангыч мәктәптә ике бала булса да, аларны саклап калырга тырышабыз. База мәктәпләренә якын килергә, яхшы юллар салырга, автобуслар белән тәэмин итү зарур. Болар – алдагы елларда эшләнәсе эшләр.
– Сүз уңаеннан, республикага Украинадан качак гаиләләр кайта. Ә аларның балаларын бакча, мәктәпләргә урнаштыру буенча проблемалар тумадымы?
– Хәзерге вакытта республикага барлыгы 500 бала кайтты. Мәктәпләр буенча проблема юк, ә бакчага урнашу өчен исә электрон чиратны көтәргә кирәк.
Ватаным Татарстан
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз