Директорлар белән килешү төзелде

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Энгель Фәттахов район мәгариф идарәләре начальниклары белән быел беренче тапкыр килешү төзегән иде. Узган атнада Әгерҗе районы мәгариф идарәсе башлыгы Вәсилә Сафиуллина да мәктәп директорлары белән шундый килешүләр төзеде.
“Белем бирүнең сыйфатын тагын да күтәрү өчен мондый килешү төзү бик тә әһәмиятле. Күрсәткечләр буенча директорлар һәм мәктәпләр эшчәнлегенә бәя бирәбез”, – ди бу мәсьәлдә Вәсилә Сафиуллина.
Бу көнне Әгерҗе районы мәгариф идарәсе начальнигы 26 мәктәп директоры белән тантаналы шартларда килешүгә кул куйды. 2015 елның июль аенда алдынгы мәктәпләр, артта сөйрәлүчеләр билгеле булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International