Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Сәламәт яшәргә ГТО өйрәтәчәк
2014 елның 12 сентябре, җомга
Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Совет чорында гамәлдә булган ГТО (Готов к Труду и Обороне) нормаларын тапшыру быелдан кире кайтарылды. Әлегә илебездә бу эксперимент сыйфатын гына йөртә. Әмма Татарстан, гадәттәгечә, һәр яңалыкны беренчеләрдән сынарга күнеккән. Республикабыз бу юлы да ГТО нормалары иң беренчеләрдән кертелгән 11 төбәк исемлегендә.
Быелның язында Россия Президенты Владимир Путин совет чорындагы ГТО нормативлары комплексын хәзерге шартларга кайтару башлангычы белән чыкты. Россиядә ГТО нормативларын сынап карау төбәкләре арасында, әйткәнебезчә, безнең республика да бар. Быелгы уку елыннан ГТО комплексы мәгариф учреждениеләренә кертелә башлый
Беренче булып җитәкчеләребез ГТО нормативларын үтәп, халыкка үрнәк күрсәтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин винтовкадан атып һәм отжимание ясап, үзенә күрә флешмоб башлап җибәрә. Яңа башлангычның асылы шунда - ГТО нормаларын тапшырган кеше үзенең танышына эстафетаны тапшыра.
20 сентябрьдән республикабыз мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында укучылар пневматик һәм электрон мылтыктан ату, сикерү, турникта күтәрелү һ.б. бер төркем күнегүләр ясый башлаячак. Гомумән алганда, ГТО нормалары мәктәп укучылары һәм студентларга гына кагылмый. Аларны 6 яшьтән алып 60ка кадәрге бар кеше тапшырырга тиеш. Әмма барысы да берьюлы түгел дигәндәй – укучылардан башларга, аннан соң аерым муниципаль берәмлекләрне җәлеп итәргә, ә 2017 елдан бөтен халыкны колачларга ниятләнә.
ГТО нормаларын тапшыруның апробациясе республикабызда быелның язында ук булды. Мәктәп яшендәге 700 бала һәм бер төркем студентлар ГТО тапшырды инде. Шуның нигезендә яңа ГТО нормалары расланды. Элеккегеләргә караганда алар бераз йомшарган. Аннары ГТО нормаларын 6 яшьтән үк тапшыра башлау күздә тотылса да, республикабызда икенче сыйныф балаларыннан башларга булганнар. Беренче сыйныф баласына күнегергә кирәк булган яңалыклар болай да күп бит.
Бик күпләр ГТО нормаларын кире кайтаруны бик уңай кабул итте. Күптән кирәк иде инде бу. Хәзер балаларны гына түгел, хәтта күп кенә өлкәннәрне дә телевизор, компьютер каршыннан аерып алып булмый бит. Сәламәтлек турында уйлау бетте. ГТО кертелү белән бигрәк яшь буынның сәламәтлегенә уңай йогынты булыр, дип ышана ГТО тапшырып үскән кешеләр.
ГТО нормалары 11 яшь төркеме өчен билгеләнгән. Өч кыенлык дәрәҗәсе билгеләнгән – нормативларны үтәү дәрәҗәсенә карап алтын, көмеш һәм бронза билгеләр биреләчәк.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
2026 елда «Беренче укытучы» (Первый учитель) Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнашучыларны теркәү башланды
«Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсында катнашучыларга читтән торып сайлап алу этабын узарга, һөнәри тестлар тапшырырга, төркемдә эшләп күрсәтергә, шулай ук ачык киңлектә үзләренең һөнәри юллары турында мәгълүмат урнаштырырга туры киләчәк.
«Россиянең ел директоры» Бөтенроссия конкурсы башланып китте
Гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Россиянең ел директоры» Бөтенроссия конкурсының сайлап алу этабының беренче туры башланып китте.
9
май, 2026 ел
Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның Җиңү көне белән котлавы
Кадерле дуслар!
8
май, 2026 ел
Казанда 18нче лицейны тәмамлаган укучылар истәлегенә «Герой парталары» ачылды
Казанның 18 лицеенда махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган чыгарылыш сыйныф укучылары – кече сержант Айрат Садыйков һәм Данил Зариповистәлегенә «Герой парталары» ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз