Әлмәттә варислар артты

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Риза Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе укучыларын Татарстан варислары берлегенә кабул иттеләр.
Берлекнең хәзер 150 мең яшь тарафдары бар. Татар гимназиясенең 5 нче сыйныф укучылары да хәзер алар сафында. Ләкин бу мәртәбәгә ия булганчы, укучылар маршрут картасында күрсәтелгән “Белем дөньясы”, “Юл хәрәкәте кагыйдәләре”, “Варис”, “Әби сандыгы”, “Көйне уйлап тап”, “ИЗО”, “Ашыгыч ярдәм”, “Спорт” кебек станцияләргә тукталып сынау узды. Элеккеге пионерлар Татарстанның яңа варисларына Республика әләмендәге өч төстәге галстук бәйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International