Нурлатның “Мөстәкыйль балалары” калада елмаюлар бүләк итте

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
Нурлат шәһәренең 2нче мәктәбе укучылары һәм укытучылары “SaMoSтоятельные Дети” республика наркотикларга каршы проекты кысаларында үткәрелгән “Елмаю бүләк ит!” акциясендә катнаштылар.
Алар шәһәрнең кешеләр күп йөри торган урыннарына чыгып, кешеләргә елмаю формасындагы “смайл”лар өләштеләр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәделәр. Акциядә барлыгы 45 укучы катнашты, алар, сәламәт яшәү рәвешен яклап, шәһәрлеләрдән 155 имза җыйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International