Казанда Яңа ел хәйрия ярминкәсе узачак

2014 елның 19 декабре, җомга
20 декабрьдә Казанда 10.00 сәг-тән 14.00 сәг-кә кадәр “Казан” агросәнәгать паркында ятим балалар, сәламәтлекләре чикле булган балалар, өлкәннәр, өстәмә белем бирү оешмаларында укучылар үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне сату буенча Яңа ел хәйрия ярминкәсе узачак. Товарларны сатудан җыелган акчалар 18 яшьтән өлкән булган онкологик авырулар өчен хоспис төзүгә юнәлдереләчәк. Барыгызны әлеге чарада катнашырга һәм хәлегездән килгәнчә ярдәм итәргә чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International