Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Мәскәүдә Каюм Насыйри институты үзәге ачылды
2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Бүген Мәскәүдә, Муса Җәлил исемендәге 1186нчы этномәдәни татар компонентлы белем бирү мәктәбе базасында Каюм Насыйри институты Белем бирү-мәдәни үзәге ачылды.
Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР премьер-министры урынбасары - РФта ТРның тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР премьер-министры урынбасары - мәгариф министры Энгель Фәттахов, Мәскәү Мәгариф департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары Михаил Тихонов, Мәскәү көньяк-көнчыгыш автономияле округы префекты беренче урынбасары Александр Найданов, Россия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Габбасов, КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, КФУ профессоры Фоат Галимуллин һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә РФта ТР Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат сәркәтибе.
Чара мәктәп ишегалдында герой-шагыйрь Муса Җәлилгә куелган истәлек тактасына чәчәкләр салудан башланды. Анда Преображенский полкында хезмәт итүче Татарстан егетләре дә катнашты.
Аннары мәктәп директоры Лемма Гыйрфанова кунаклар өчен мәктәп буенча экскурсия оештырды, уку сыйныфларын, шулай ук педагоглар коллективы тырышлыгы белән оештырылган музейларны күрсәтте.
Чараның рәсми өлешен Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов ачты. Ул Каюм Насыйри институты каршында торган максатлар һәм бурычлар хакында сөйләде. Институт үз эшчәнлеген Татарстан җитәкчеләре тарафыннан Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә халыкара мәдәни-белем бирү үзәкләре челтәре аша татар телен тарату өчен башлаган. Хәзерге вакытта институт челтәрен булдыру буенча эшләр алып барыла.
"Һәр татар кешесенә Каюм Насыйри исеме яхшы таныш. Ул бөтен гомерен мәгърифәткә багышлаган, татар һәм рус милләтләрен якынайтырга тырышкан, галим-энциклопедияче булган. Без бу проект озак дәвам итәр дип өметләнәбез. Якын арада үзәк тулы көченә эшли башлый, аны бу мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы җитәкләчәк. 19 декабрьдә шундый ук үзәк Казакъстанның Астана шәһәрендә дә ачыла", - диде Рәдиф Җамалетдинов. Институт директоры аңлатып узганча, эш чит ил институтлары тәҗрибәсенә таянып оештырла, Гете, Сервантес, Конфуций, Юныс Әмре институтларыда үз эшчәнлекләрен шундый форматта алып бара. Рәдиф Җамалетдинов Мәскәү шәһәре Мәгариф департаменты, Мәскәү шәһәренең көньяк-көнчыгыш автономияле округы префектурасы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФта ТРның Тулы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчеләренә үзәкне ачуга булышканнары өчен рәхмәт белдерде.
1186нчы мәктәп директоры Лемма Гирфанова әлеге институтның беренче үзәге нәкъ менә алар мәктәбендә ачылу үзләре өчен бик зур дәрәҗә булганны белдерде. "Без үзебезгә бик зур җавапылык бирелгәнне аңлыйбыз. Сезнең ышанычны аклар өчен, кулдан килгәннең барын да эшләргә тырышырбыз", - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында билгеләп узганча, Каюм Насыйри 19 гасырның икенче яртысында татар мәгърифәтчелеге өчен бик күп нәрсә эшләгән, ул чорның тарихына һәм белем бирү процессына зур өлеш керткән. "Аның исемендәге институт төзү фикере Казан федераль университетында туды. Андый үзәкләр челтәре бөтен дөнья буйлап таралачак. Әмма безнең өчен бу эшнең Мәскәүдә, Россия башкаласында башлануы мөһим булды. Владимир Путин да Федераль Җыенга еллык юлламасында безнең күп милләтле, күп конфессияле илебездә этномәдәни тәрбия бирү мәсьәләсен аерым билгеләп үтте", - диде ТР Дәүләт Советы спикеры.
Михаил Тихонов чыгышында ассызыклаганча, Мәскәү һәм Татарстан мәгариф системаларын анык нәтиҗәле эшләр бәйли. "Татарстанда һәм Мәскәүдә Россиядә беренчеләрдән булып, мәгариф системасын модернизацияләү процесслары башланды. Мәктәптә мәдәни-белем бирү үзәге ачылу - ул зур вакыйга, чөнки мәгърифәт һәм мәдәният артык була алмый. Каюм Насыйри татар балаларына гына рус теле өйрәтеп калмаган, ә провослав семинаристларны да татар мәдәнияте белән таныштырган. Мәскәү шәһәре Мәгариф идарәсе бу үзәкнең ярдәмчесе булачак", - дип белдерде ул.
ТР премьер-министры урынбасары - мәгариф министры Энгель Фәттахов 1186нчы мәктәп директоры Лемма Гыйрфановага Рәхмәт хаты һәм интерактив комплект сатып алуга сертификат тапшырды.
Каюм Насыйри үзәге мәктәпнең аерым бинасында эшләячәк. Институт үзәкне дәреслек, энциклопедия, сүзлекләр белән тәэмин иткән. Тиздән кирәкле җиһазлар урнаштырылачак. Үзәк эше кысаларында татар телен өйрәтү буенча бушлай курслар, Казан педагоглары лекцияләре, фәнни конференцияләр оештырылачак.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
ноябрь, 2025 ел
144 республика кадеты тарих буенча "Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм»олимпиадасында катнаша
Татарстанда кадет мәктәпләре һәм интернат мәктәпләре укучылары өчен “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм"олимпиадалар сериясе дәвам итә.
26
ноябрь, 2025 ел
Татарстанда 2026 елда «Россия ел тәрбиячесе» һөнәри конкурсы узачак
«Россия ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсын Татарстанда үткәрәчәкләр. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Казан педагогика көллиятендә укучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча дәресләр узды
Казан педагогика көллиятендә укучылар өчен һөнәри пробалар узды. Бу лекцияләр, практик дәресләр, "Киләчәккә билет" профориентациясенең бердәм моделе кысаларында компьютерда тестлар.
Татарстан делегациясе Байконур космодромына китте
Татарстан Республикасы делегациясе, тарихи вакыйга шаһитлары булу өчен, Байконур шәһәренә (Казахстан) китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз