Казанда кадетларның Яңа ел балы узды

2014 елның 20 декабре, шимбә

2014 елның 18 декабрендә “Корстон” сәүдә-ял итү комплексында Татарстан Республикасы кадет мәктәпләрендә укучыларның Яңа ел балы узды. Чарада укуда алдынгы нәтиҗәләр күрсәткән, төрле дәрәҗәдәге ярышлар, конкурсларда җиңүче һәм призер булган 250 кадет катнашты. Әлеге чара кысаларында, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә максатлы һәм нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен Саба районы Икшермә кадет мәктәбе һәм Яр Чаллы  шәһәренең 82нче кадет мәктәбе, Тәтеш районы кадет интернат-мәктәбе педагогик коллективлары Мәгариф һәм фән министрлыгы рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International