Казан шәһәреннән Анастасия Воронцова татар телен иң яхшы белүче тәрбияче дип табылды

2014 елның 20 декабре, шимбә
17 декабрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим-2014” дип аталган I Республикакүләм рус телле тәрбиячеләрнең һөнәри конкурсы узды. Конкурста 60 тәрбияче катнашты, аларның 15е финалга чыкты. Тәрбиячеләр үзләренең һөнәри осталыкларын, татар теленнән белемнәрен күрсәтергә тиеш иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча түбәндәге җиңүчеләр билгеле булды:
1 урын - Воронцова Анастасия Олеговна, Казан шәһәренең 50нче номерлы балалар бакчасы;
2 урын - Темячева Ольга Геннадьевна, Арча районының 2нче номерлы балалар бакчасы;
3 урын - Кизима Екатерина Евгеньевна, Лаеш районының «Счастливый малыш» балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International