Түбән Камада көллият һәм техникум студентлары арасында өстәл теннисы һәм мини-футбол буенча ярышлар узды

2014 елның 20 декабре, шимбә
20 декабрьдә Түбән Камада нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы базасында Түбән Кама муниципаль районы техникумнары һәм көллиятләре студентлары арасында өстәл теннисы һәм мини-футбол буенча зона ярышлары узды. Мини-футбол буенча ярышларда бары тик егетләр генә катнашты. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын – нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы, 2 урын – нефтехимия көллияте, 3 урын – медицина көллияте.
Өстәл теннисы буенча ярышларда кызлар арасында нефтехимия көллияте командасы җиңү яулады, 2 урын – индустриаль техникум, 3 урын – авыл хуҗалыгы көллияте. Егетләр арасында 1 урынны нефтехимия көллияте командасы алды, ә 2 урында – педагогика көллияте командасы, 3 урында - нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International