Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Алабуга шәһәрендә Габдулла Тукай мирасына багышланган фәнни-гамәли конференция узды
2014 елның 20 декабре, шимбә
1000 еллык тарихы булган Алабугада Габдулла Тукайга һәйкәл ачылган көн тарихка кереп калыр. Тантаналы вакыйгада Татарстан Республикасының Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты, Россия Федерациясенең һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, шагыйрь Разил Вәлиев, Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы, “Мәйдан” журналы директоры, язучы Вахит Имамов, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылары берлеге рәисенең урынбасары, язучы Факил Сафин, Алабуга районы “Ак сакаллар” берлеге рәисе Рафик Мәхмүтов, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары, милли мәгариф хезмәткәрләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп укучылары, шәһәр халкы һәм массакүләм матбугат чаралары вәкилләре катнашты.
Чараның дәвамы булып, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә шагыйрьнең шигырьләрен пропагандалау максатыннан 1 нче татар гимназиясендә “Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә Габдулла Тукай мирасы” темасына республикакүләм фәнни-гамәли конференция үзенең эшен башлап җибәрде. Килгән кунакларны гимназиянең ишек төбеннән үк Тукайның Шүрәлесе, Су анасы, күбәләкләре каршы алды. Һәркем үзен әкият дөньясында дип хис итәрлек иде. Ә инде конференция башланыр алдыннан сәхнәгә “Кечкенә Апуш” чыккач, күпләрнең күзләренә яшь килде. Тукайның Уральскига килгәч Җаек мәдрәсәсендәге беренче көнен сәхнәләштергән укытучылар һәм укучылар конференция эшенә юнәлеш биреп чараны башлап җибәрделәр.
Фәнни-гамәли конференцияне Вахит Имамов алып барды. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Лилиана Альянс алабугалыларны Тукай һәйкәленең ачылуы белән котлады, конференция эшенә уңышлар теләде. “Алабуга муниципаль районы белем бирү оешмаларында Г.Тукай мирасыннан файдалану” темасына Алабуга муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов чыгыш ясады. Шагыйрьгә багышлап республика һәм район күләмендә нинди конференцияләр, бәйгеләр үткәрелүен әйтте, аларда Алабуга укытучылары һәм укучыларының бик актив катнашуларын үзенең презентациясе белән дәлилләде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Казан укучылары Тайваньда узган халыкара робототехника чемпионатында көмеш медаль яуладылар
«СОлНЦе» мәктәбе укучылары Иван Поликарпов, Святослав Душин, Мурад Минһаҗев һәм 131 нче лицей укучысы Кәрим Вафин FIRA Asia-2026 халыкара чемпионатының көмеш призерлары булдылар.
29
апрель, 2026 ел
Татарстанда «Авыл укытучысы» программасы буенча түләүләргә 12 млн сум акча бүленәчәк
Татарстан Республикасында 2026 елда авыл җирлекләренә һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә килүче укытучыларга бертапкыр түләү өчен 12 млн сум акча каралган.
Яр Чаллыда татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
2026 елның 25 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы узды.
Татарстан Республикасының мәктәп китапханәләре бөтенроссия дәрәҗәсендә иң яхшысы дип танылды
23 апрельдә Мәскәүдә «Школьная библиотека как центр притяжения: роль библиотеки в создании развивающей среды образовательной организации» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз