Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Мәктәпләрне төзекләндерү дәвам итә
2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген мәгарифтә төп мәсьәлә – белем бирүнең эчтәлеге, сыйфаты, әлеге тармакны кадрлар белән тәэмин итү. Уку йортларының матди-техник базасы исә хәзер алдынгы илләрнекеннән калышмый, ди Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
Дөрестән дә, соңгы елларда тармакта гамәлгә ашырылган программалар – мәктәпләрне капиталь төзекләндерү, балалар бакчалары төзү һ.б.– күп кенә проблемаларны хәл итәргә мөмкинчелек бирде.
Биш еллык мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына 787 мәктәп кертелгән иде. Бүген күп кенә белем учаклары яңа сулыш алды. Әмма төп игътибар йөздән дә кимрәк укучысы булмаган база мәктәпләргә юнәлтелде. Ә менә начар хәлдәге кечерәк авыл мәктәпләре шактый әле. Алга таба аларга да чират тиячәк, дип вәгъдәләде министр.
Шулай ук киләчәктә мәктәпкәчә учреждениеләрне төзекләндерергә ниятлиләр. Инде быел ук беренчел проект буларак 10 балалар бакчасында ремонт эшләре башкарылачак. Казан, Түбән Кама, Алексеевски, Югары Ослан һәм Балык бистәсе районнарындагы тәрбия учаклары беренчеләрдән булып яңартылачак. 2016 елдан республика җитәкчелеге мәктәпләрдән акрынлап кына балалар бакчаларын капиталь төзекләндерүгә күчәргә җыена.
- Матди-техник база белән тәэмин итү - иң җиңел хәл ителүче мәсьәлә. Республика җитәкчелеге моңа бик җитди карый һәм зур ярдәм күрсәтә. Элек иң кискен торган мәсьәлә балаларны мәктәпкәчә оешмаларда урыннар белән тәэмин итү, яңа балалар бакчалары төзү иде. Хәзерге вакытта бу проблема чишелешен таба. Өч ел эчендә нәниләрне 30 меңгә якын урын белән тәэмин итү бурычы куелды. Быел бу программаның өченче елы гамәлгә ашырыла инде. Димәк, күп кенә максатларга ирешелгән. Дөрес, балаларны бакчага урнаштыру проблемасы бөтенләй юк ителмәде. Әмма бүген инде алар шәхси характер йөртә, - дип белдерде Энгель Фәттахов.
28 гыйнвар көнне Татарстан Мәгариф һәм фән министры “Бердәм Россия” иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халык белән аралашып, аларның гозерләрен тыңлады. Министр матди як бүген алай ук кискен тормый дип белдерсә дә, очрашуга килүчеләрнең күпчелеге шул сыйфаттагы проблемаларны хәл итүне үтенде.
Әйтик, Әлки районының Түбән Кәчи мәктәбе директоры Ирина Краснова үзләренең белем бирү учагын төзекләндерүне үтенеп килгән. 1987 елда төзелгән мәктәптә хәзерге вакытта 33 бала укый. Алдагы елларда да балалар исәбе шул ук күләмдә сакланачак икән. Мәктәпнең исә түбәсе бик таушалган, уку бүлмәләрендә зур дымлылык, диварлары күгәрек белән каплана, дип сөйләде директор. Министр алга таба кечерәк мәктәпләргә дә капиталь төзекләндерү бәхете елмаячак дигән сүзләрен дәлилләп, бу мәктәпне 2016 ел программасына кертергә вәгъдә итте.
Беренче карашка, нәниләрне балалар бакчасында урыннар белән тәэмин итү кебек изге ният тә бер төркем ата аналарга кыенлыклар тудыра икән. Казанның 407 һәм 305 балалар бакчаларында нәниләргә өстәмә урыннар булдырырга карар кылынган. Нәтиҗәдә, бу тәрбия йортындагы малай-кызларны берәмләп-икешәрләп бүлеп, башка балалар бакчаларына тараталар. Бер ата-аналар үз нарасыйларының психологик халәте өчен борчыла, икенчеләр бакчада ремонт эшләре тәмамлану белән анда кире кайту мөмкинлеге булмас дип хафалана. Министр аларны тынычландырып, бар эшләр дә закон буенча гына һәм балалар өчен мөмкин кадәр уңайлы оештырылачак дип белдерде.
Ә менә Казанның 114 мәктәбе укытучысы Кадрия Нигъмәтуллина яңа мәктәп яки үз мәктәпләренә янкорма төзүне сорап килгән. Теплоконтроль микрорайонындагы бу белем учагында балалар исәбе шул кадәр күп икән, алар бик уңайсыз, кысан шартларда укырга мәҗбүр. Энгель Фәттахов район җитәкчесе белән очрашып, андагы вәзгыять белән танышырга вәгъдә итте. Аның сүзләренчә, 2016 елда мәктәпләр төзү буенча федераль программа башлангыч алачак. Мәктәп бу урында кирәк дип табылса, бәлки шул программа ярдәмгә килер, дип белдерде ул.
"Интертат.ру" материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Эшче һөнәрен уңышлы үзләштергән 9 сыйныф укучылары квалификация бирелү турында таныклык алачак
Эшче һөнәрен уңышлы үзләштергән 9 сыйныф укучыларына квалификация бирелү турында таныклык тапшырылачак.
Казанда радиоэлектрон аппаратура монтажлаучылар өчен «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсының төбәк этабы уза
27-28 апрель көннәрендә Казан радиомеханика көллиятендә «Радиоэлектрон аппаратура монтажлаучы» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы уза.
Арча педагогия көллиятендә Габдулла Тукай тууына 140 ел тулуга багышланган бәйрәм узды
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде.
24
апрель, 2026 ел
«Ватан геройлары» республика музейлар конкурсы башланып китте
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» белән берлектә «Ватан геройлары» проекты кысаларында конкурс башлануын игълан итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз