Бөгелмәдә «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының региональ финалы узачак

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

2015 елның 6-8 февралендә Бөгелмә шәһәренең “Факел” һәм “Юность” спорт комплексларында  Татарстан Республикасы мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының региональ финалы узачак. 2014-2015 уку елы сезонында Чемпионатта республика мәктәпләрендә укучы 17 меңгә якын укучы катнашты. Чемпионатның зона этаплары нәтиҗәләре буенча иң яхшы ун егетләр һәм ун кызлар командалары өч көн дәвамында Чемпион исеме өчен көч сынашачак.  Региональ этапта җиңү яулаган ике команда Идел буе федераль округы финалында катнашачак. Чемпионат суперфиналында җиңгән команда 2015 елның май аенда Испаниягә Евролигага барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International