Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү өчен “Инновацион мәктәп” укыту-методик комплекты ресурслары хакында

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген, 5 февраль көнне Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 177нче мәктәбендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү өчен “Инновацион мәктәп” укыту-методик комплекты ресурслары” дип аталган мәгълүмати-методик семинар уза. Чарада муниципаль берәмлекләрдәге мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләренең укыту-методик эшчәнлек буенча урынбасарлары, методистлар һәм укытучылар катнаша. Пленар утырыштан тыш, семинар кысаларында катнашучылар өчен рус теле һәм әдәбияты , тарих, математика, география, инглиз теле һәм биология буенча секцияләр оештырылачак. Семинарда катнашучылар федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында белем бирү оешмалары эшчәнлеген камилләштерү, заманча уку әсбапларын методик тәэмин итү һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International