Республикада көллият һәм техникум студентлары өчен профориентация проектлары конкурсы башланды

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
Мәктәпне тәмамлаучылар арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм иң яхшы гамәли эшчәнлекләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы көллият һәм техникум коллективлары арасында студентлар өчен профориентация проектлары конкурсы игълан итә. Конкурста катнашу өчен заявкалар 2015 елның 14 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институты, Казан шәһәре, Большая Красная урамы, 68 йорт., 107 каб. Шулай ук конкурска җибәрәсе эшләрнең электрон вариантын әлеге адреска җибәрергә мөмкин: nmc16@bk.ru.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат биредә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International