Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Яшь лидерлар ТРда талантлар белән стратегик идарә программасын гамәлгә ашыру идарәчеләре төркеменә керә ала
2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Татарстан Республикасының яшь лидерлары, иң яхшы профессионаллары “2015-2020 нче елларда ТРда талантлар белән стратегик идарә” дәүләт программасын гамәлгә ашыру белән идарә итүчеләрнең проектлау төркеменә керергә һәм конкурс аша сайлап алуда катнашырга чакырыла.
Әгәр сез Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы алдында торган инновацион бурычларны һәм мәсьәләләрне хәл итүдә үз көчегезне сынап карарга әзер булсагыз, команда белән идарә итү һәм ресурларны бүлгәләү, проект төркемнәре эшенең нәтиҗәлелеген тәэмин итәргә сәләтле икәнсез, конкурс нигезендә сайлауга рәхим итә аласыз.
Бәйгедә катнашу тәртибе түбәндәгечә: 2015 нче елның 16 нчы февраленә кадәр резюме һәм заявка җибәрергә кирәк. Экспертлар төркеме резюме белән танышып, 18 нче февральдә конкурс сайлавының икенче этабында катнашу өчен чакырылган кандидатлар исемлеген игълан итәчәк. 20 нче февральдә сайлап алуның көндезге этабы узачак. Үз мөмкинлекләреңне яхшылап күрсәтү һәм дәүләт программасы белән танышу өчен әлеге этап эшлекле уен форматында узачак. Катнашучыларның эшен ТР хакимият органнары, әйдәп баручы предприятиеләр һәм федераль экспертлар берлеге вәкилләре күзәтеп бәя бирәчәк. Этап йомгаклары буенча лидерлар билгеләнеп, сайлап алуның йомгаклау этабына чакырылачак, шулай ук 21 нче февральдә килешүләр имзаланачак.
Аннан соң, якыннанрак танышу максатыннан,әңгәмә корылачак. Эш сессиясе форматында сайлап алу лидерлары аерым бер юнәлеш кысаларында мөмкинлекләрен һәм потенциалны билгеләячәк. Гамәлгә куючылар белән сөйләшүләр үткәреләчәк, алдагы гамәлләр планы эшләнәчәк.
23 нче февральдә сайлап алу җиңүчеләре игълан ителәчәк, алар “2015-2020 нче елларда ТРда талантлар белән стратегик идарә” дәүләт программасын гамәлгә ашыру белән идарә итүчеләрнең проектлау төркеменә кертеләчәк.
Җиңүчеләрнең шәхсиән һәм профессиональ үсеше өчен иң яхшы шартлар тудырылачак. Җиңүгә ирешмәсә дә, эшкә омтылышын һәм югары нәтиҗәләр күрсәткән кандидатларга сайлап алу процессында дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында стажировка тәкъдим ителәчәк.
Ачык вакансияләр белән utalents.ru сайтында танышырга мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз