Татарстанда Мәктәп укучылары баскетбол лигасы региональ финалы җиңүчеләре билгеле

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
2015 елның 6-8 февралендә Бөгелмә шәһәренең “Факел” һәм “Юность” спорт комплексларында Татарстан Республикасы мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының региональ финалы узды. Ярышларда Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Әлмәт, Спас, Зәй, Буа, Арча, Азнакай, Кукмара, Лениногорск, Бөгелмә, Түбән Кама, Аксубай муниципаль районнарыннан 20 егетләр һәм кызлар командасы катнашты. Финал ярышлары нәтиҗәсе буенча түбәндәге җиңүчеләр билгеле булды:
Егетләр командалары арасында:
1 урын – Казан шәһәренең 85нче урта гомумбелем бирү мәктәбе;
2 урын – Казан шәһәренең 19нчы гимназиясе;
3 урын – Буа муниципаль районының 1нче урта гомумбелем бирү мәктәбе.
Кызлар командалары арасында:
1 урын - Казан шәһәренең 19нчы гимназиясе;
2 урын – Зәй шәһәренең 4нче урта гомумбелем бирү мәктәбе;
3 урын – Арча муниципаль районының В.Ф.Ежков исемендәге 1нче урта гомумбелем бирү мәктәбе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International