Мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында республикакүләм киңәшмә узды

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген, 12 февраль көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпкәчә белем бирүне камилләштерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында республикакүләм киңәшмә узды. Чарада муниципаль берәмлекләрдәге мәгариф идарәләре җитәкчеләре һәм мәктәпкәчә белем бирү юнәлеше өчен җаваплы методистлар катнашты. Киңәшмәдә балалар бакчаларында мәктәпкәчә белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын куллану һәм республика районнарында методик эшчәнлек мониторингы нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар. Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучыларга игътибарны барыннан да элек 2015 елда балалар бакчасын комплектлаштыру мәсьәләсенә юнәлтергә киңәш ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International